Шəhри Чаллы

Без тарихта эзлебез

Мулланур Вахитов исемендәге 2нче татар гимназиясе 2016 елда үзенең 110 еллык юбилеен билгеләп үтәргә җыена. Шул уңайдан, газетабызда гимназия коллективы белән берлектә мәктәп юбилеена багышланган яңа рубрика ачып җибәрәбез. Анда гасырдан артык тарихы булган мәгариф учагының үткәне һәм бүгенгесе, үз эзен калдырган укытучылар һәм укучылар турында язмалар урын алачак. Кайда...

Мулланур Вахитов исемендәге 2нче татар гимназиясе 2016 елда үзенең 110 еллык юбилеен билгеләп үтәргә җыена. Шул уңайдан, газетабызда гимназия коллективы белән берлектә мәктәп юбилеена багышланган яңа рубрика ачып җибәрәбез. Анда гасырдан артык тарихы булган мәгариф учагының үткәне һәм бүгенгесе, үз эзен калдырган укытучылар һәм укучылар турында язмалар урын алачак.

Кайда юк безнең шәкертләр!

Сәламнәр килми кайдан...

...Яшьлектә янган хыяллар,

Яшьлектә безнең дәвам!

Данлыклы М.Вахитов исемендәге 2нче татар мәктәбенең тарих чишмәсе 19нчы гасыр башларыннан юл ала. Уңайлы пристане булган Чаллы авылы сәүдәгәрләрне үзенә тарта. Вак-төяк сатучылардан тыш, анда татар сәүдәгәрләре дә килеп урнаша башлый. Гасыр башында авылда бер мәчет, аның каршында мәктәп-мәдрәсә эшләп килә. Капитализм үсеше чорында аңа дөньяви белемгә ия булган кадрлар кирәк була. Шушы шартларда Чаллыда яңа типтагы җәдит мәктәбе ачу зарурлыгы килеп баса. 1906 елда моңа рөхсәт бирелә. Мәктәп ачуга шул чорда Чаллыда төпләнгән сәүдәгәрләрнең, бигрәк тә беренче гильдия сәүдәгәр С.Хәлфинның шәхси абруе ярдәм иткәндер. Бу мәктәптә дини фәннәр белән бергә дөньяви фәннәр дә укытыла. Мәктәп-мәдрәсә октябрь инкыйлабына кадәр Чаллы татарларының милли-мәдәни үзәгенә әйләнә. Ветеран укытучы Назиһә Шәйхетдинова тарафыннан Татарстан Республикасы дәүләт архивыннан табылган һәм бүгенге көндә мәктәп тарихы музеенда сакланучы документ моны тулысы белән раслый.

Татар халкының киң катлам ихтыяҗларын канәгатьләндерерлек милли мәктәп совет чорында - 1919 елда ачыла. Шушы елдан башлап, берничә мәртәбә мәктәбебезнең юбилейлары зурлап билгеләп үтелә. Совет мәктәбенең беренче директоры Әхмәтзыя Бикташев була. Өченче директор булган Зәки Алиев истәлекләрендә күрсәтелгәнчә, ике бүлмәдә балалар укыталар, берсендә укытучылар яши. Беренче укытучыларга эшләү бик авыр була: дәреслекләр җитешми, ачлык комачаулый. Ләкин халыкны караңгылыктан, наданлыктан коткаруга омтылыш авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә.

20нче гасырның егерменче-утызынчы елларында мәктәпкә М.Вахитов исеме бирелә. 1931 елда безнең мәктәп җидееллык итеп үзгәртелә һәм аны унөч укучы тәмамлый, ә урта мәктәп статусы сугышка кадәр, 1940 елда бирелә. Бу елларда мәктәптә Зифа Әсәдова, Шәмсия Абдукаева, Әсма Хәйдәрова кебек орденлы укытучылар эшли. Алар җитәкчелегендә бик күп файдалы эшләр башкарыла: фронт өчен җылы киемнәр җыю, фронтка посылкалар җибәрү, бәрәңге киптерү, мәктәп өчен утын әзерләү, ярдәмгә мохтаҗларга булышу һәм башкалар.

1965 елда мәктәп өченче бинага - ГЭС бистәсендәге элеккеге елга лицее бинасына күчә. Анда дүрт ел укыганнан соң, 1969 елда КамГЭС мәктәпкә яңа бина төзеп бирә. Бу мәктәп өч катлы, спорт заллы, теплицалы, ашханәле була.

КамАЗ төзелә башлагач, Чаллыга бик күп кеше килә. Мәктәптә балалар саны ике меңнән артып китә, дәресләр 2-3 сменада укытыла. Бу елларда безнең мәктәп татар-рус мәктәбе була. Көчле коллективны Михаил Кутузов җитәкли.

1977 елдан алып, тугыз ел М.Вахитов исемендәге 2нче рус-татар мәктәбендә директор булып тәҗрибәле, эрудицияле җитәкче Ирек Уразаев эшли. Уңышларга ирешеп эшләүче мәктәпкә 1985-1986 уку елында татар мәктәбе статусы кайтарыла. Ләкин 17 ел шул бинада укыганнан соң, 1986-1987 уку елында, физкультура институтына бина кирәк булу сәбәпле, коллективны вакытлыча 44нче мәктәпкә күчерәләр.

1989 елда 32нче бистәдә җиде ай эчендә хәзерге яңа бина өлгертелә. Яңа шәһәрнең 45нче мәктәбендәге татар класслары белән кушылып, 2нче мәктәп яңа бинага күчә. Бинаны төзүдә татар җәмәгатьчелеге һәм укытучылар белән берлектә мәктәп директоры Фоат Нуруллин зур хезмәт куя.

1990-1991 уку елыннан мәктәбебез мәктәп-гимназия итеп үзгәртелә. Ә 1998 елда ул гимназия статусын ала. Гимназиянең беренче директоры - һәрвакыт яңалыкка омтылучы, милли җанлы Рифкать Муллин. 1994 елдан 2011 елга кадәр уку йортын зыялы шәхесләрнең берсе Дания Йосыпова җитәкли. Ул 2011-2012 уку елында директорлык вазифасын яшь, белемле Фирдүсә Әюповага тапшыра.

Бүген көндә гимназиядә 998 укучы белем ала, аларга 64 укытучы белем бирә. Укытучыларның 29ы (46%) - югары, 22се (38%) - беренче категорияле. Педагоглар арасында "Татарстанның атказанган укытучысы" (1 укытучы), "СССРның мәгариф отличнигы" (1), "Халык мәгарифе отличнигы" (6) исемнәрен йөртүче укытучыларыбыз бар. Бер укытучы - "РФ мәктәпләренең мактаулы хезмәткәре" билгесе, икесе "Мәгариф каршындагы казанышлары өчен" билгесе белән бүләкләнгән.

Гимназиядә тәҗрибәле кадрлар эшли. Укытучыларның 62 процентының эш стажы 20 елдан артык. Гимназиянең яшь укытучылар белән тулыланып торуы сөендерә. Яшь укытучылар Альбина Рәхмәтуллина, Ләйсән Шәйгәрданова, Альбина Фәтхуллина үзләре дә шушы мәктәптә белем алганнар.

Мәктәпне төрле елларда тәмамлаган укучылар арасында югары дәрәҗәләргә ирешкән дәүләт эшлеклеләре, галимнәр, төрле дәрәҗәдәге оешма, учреждение җитәкчеләре, эшмәкәрләр һәм башка һөнәр ияләре күп. Мирсәет Төхвәтуллин - Дан орденнарының тулы кавалеры, академик Вениамин Григорьев - Социалистик Хезмәт Герое, Валерий Дмитриев - дүрт иптәшен коткарып, үзе һәлак булган әфганчы, Надежда Кибардина - велоспорт буенча олимпия чемпионы.

Энҗе ХАРИСОВА,

гимназия директоры урынбасары, ТРның атказанган укытучысы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: