Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бездә дә урманнар янмасын!

Республикада янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чикләүләр кертелде. 6 августтан 27сенә кадәр ТР министрлар Кабинеты карары нигезендә «Түбән Кама» милли паркына машина белән керү, учак ягу тыелды.

«Быел Чаллыда урман януның ике очрагы теркәлде. Беренчесе апрель аенда. Тукай районы Кече Шилнә авыл җирлегендә урнашкан  «Весна – 2» бакчачылык ширкәте янында һәм милли паркның 185нче кварталында. Соңгысында янгын 100 квадрат метр мәйданны биләде. Биредә янгын ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә килеп чыкты. Гадәттән тыш хәл урынында 54нче санлы янгын сүндерү һәм коткару эшләре бүлеге тулы составта эшләде. Шулай ук урманчыларның янгын сүндерү һәм химия станциясе урманны коткаруга үз көчләрен куйды,»- ди Автозавод районы буенча янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән инспекторы Айнур Корбанов.
«Ел коры килү сәбәпле, яздан ук паркта махсус режим керттек. Чаллы урманчылыгы  карамагында 1 янгын сүндерү һәм химия станциясе бар. Анда өч янгын сүндерү машинасы, өч «Нива», бер «УАЗ» машинасы сакта тора. Бригадада 8 кеше хезмәт куя. 28 июньдә Чаллы участогында чыккан янгын бер сәгать дигәндә сүндерелде. Бәхеткә, агачларга зыян килмәде. Коры - сары үлән-куаклар гына янды. Урманнарны янгыннан саклау өчен төрле профилактика чаралары үткәрелә. Ул юл яннарын сөрү, шлагбаумнар кую, белдерүләр (аншлаглар) элү, искәрмә - листовкалар тарату, интернет һәм телевидение аша халыкка мәгълүмат җиткерү. Урманнарда янгын чыгу куркынычы әле дә саклана,» - ди «Түбән Кама» милли паркының директоры Айрат Гаптрауф улы Имамов.
«Түбән Кама» милли паркы 1991 елның 20 апрелендә формалаша. Ул 3 участоктан тора. Аңа Чаллы, Алабуга урманнары һәм «Болыннар» участогы керә. Барлык мәйданы 26 455 гектар. Чаллы участогына Тукай муниципаль районы урманнары карый. 


Мәгълүмат өчен, станциянең бер гектар урманны сүндерү өчен киткән чыгымнары якынча 40 мең сум тәшкил итә.
Узган атнада күрше Марий Эл республикасында 1,3 мең гектарга кадәр урман янган. Урманчылар, янгын сүндерүчеләр мондый куркыныч хәлне бездә булдырмас өчен бөтен көчләрен куя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев