Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Безгә кунак килде...

Чаллыда Оренбург шәһәренең Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Татар дәүләт драма театры гастрольләре булып узды. Алар тамашачыларга Сергей Белов әсәре буенча эшләнгән "Кайнана бәласе" комедиясен (Д.Салихов тәрҗемәсе, режиссеры - Р.Абдуллаев) тәкъдим иттеләр. Ике кичтә дә шыгрым тулы залларга уйналган спектакль шәһәрдәшләребезнең күңелен үзенең шаянлыгы, интригага бай булуы белән яулады. Утызның аръягына аяк...

Чаллыда Оренбург шәһәренең Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Татар дәүләт драма театры гастрольләре булып узды. Алар тамашачыларга Сергей Белов әсәре буенча эшләнгән "Кайнана бәласе" комедиясен (Д.Салихов тәрҗемәсе, режиссеры - Р.Абдуллаев) тәкъдим иттеләр.

Ике кичтә дә шыгрым тулы залларга уйналган спектакль шәһәрдәшләребезнең күңелен үзенең шаянлыгы, интригага бай булуы белән яулады. Утызның аръягына аяк баскан Неллиның (артистка Наҗия Сибаева) бик тә кияүгә чыгасы, Җәмил-Жорик (Марсель Рәхмәтуллин) белән мөнәсәбәтләрен мөмкин кадәр тизрәк законлаштырасы килә. Тик Җәмил "анасына карап кызын коч" дигән карашта икән шул - аның иң башта булачак әбисе белән танышасы килә. Язмыш шуклыгы димә инде - әби буласы кеше, очраклы хәл аркасында, рәшәткә артына эләккән икән ләбаса. Нелли акча дигәндә җанын бирергә әзер бер ирдән вакытлыча гына... әнисе ролен уйнауны үтенә. Шул чагында, амнистиягә эләгеп, Неллиның үз әнисе Ания иреккә чыкмаса (Рәзифә Хәйруллина), кызның әтисе Вахит (Рамил Солтанов) белән кунакка килеп төшмәсә, тамашага врач ролендә чакырылган ханым (Маргарита Сәгыйтова) Неллиның әтисенә "куркыныч диагноз" куймаса, әби ролен - Галия ханымны бик килештереп уйнаган Алмаз Мостафин операция өчен кияүдән биш мең евро эзләтмәсә... Барысы да шома гына килеп чыгасы икән дә, бүре дә тук, сарыклар да исән каласы икән...

Тамашачы комедиянең көлкеле рухына кушылып, рәхәтләнеп ял итте, артистларның уенын яратып, алкышлар белән каршылады.

Оренбург Татар дәүләт драма театры 1990 елдан бирле эшләп килә. 1991 елда аңа драматург Мирхәйдәр Фәйзи исеме бирелә. Репертуары татар, рус, чит ил классикасы әсәрләренә дә, бүгенге көн драматургиясенә дә шактый бай. Театрның сәнгать җитәкчесе - Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Абдуллаев. Озак еллар күчмә режимда эшләү дәверендә театрның эшчәнлеге Оренбург тамашачысына гына түгел, Самара, Сызрань, Тольятти, Әстерхан, Уральск, Актүбә, Екатеринбург, Төмән халкына да, Башкортстанда һәм Татарстанда яшәүче тамашачыларга да тәкъдим ителде.

А.Галиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев