“Безгә мондый дворник кирәкми!” Нинди кирәк?
30/13 йортында яшәүчеләр урам җыештыручыны алыштыруны сорап, имзалар җыя.
30/13 йортында дворник белән машина йөртүче ханым арасында чыккан низагның дәвамы бар. Йортта яшәүчеләр урам җыештыручыны алыштыруны сорый.
Исегезгә төшерәбез, узган атнада социаль челтәрләрдә дворник белән бер ханымның тарткалашуы турында видео таралды. 5нче подъезд каршында хатын-кыз машинасының карын чистарта. Урам җыештыручы моны күреп, "карны тротуарга койма", дип кисәтү ясый. Үзара тавыш чыгып китә. Машина йөртүче ханым дворникның шапкасын карга ыргыта, соңыннан этеп ега.
Интернетта утыручылар ике лагерьга бүленде. "Ничек инде дворникны кыерсытырга була?", "Үзе чыксын да эшләп карасын!" дип урам җыештыручыны яклап чыктылар. Киресенчә, ул үзе гаепле диючеләр дә булды.
“Бернәрсә дә хәтерләмим”
Без килгәндә урам җыештыручы булып эшләүче ханым чүп контейнеры белән мәш килә иде. “Дворник апа сез буласызмы?” дип сүз башладым. Кечкенә, ябык кына ханым елмаеп, “әйе” ди. Машина йөртүче ханым белән килеп чыккан инцидент турында сорадым.
“Берничә кеше сиңа суктылар дип килеп әйтте. Мин бернәрсә дә хәтерләмим. Кем сукканын да белмим”, - ди. Сөйләвенчә, күп еллар “КАМАЗ”да эшләгән. Краснодар краена да эшкә җибәргәннәр. Соңыннан урам җыештыручы булып урнашкан. "Авыр булыр дигән идем, юк, тиз ияләштем”, - ди.
“Быел кар да күп яуды. Авыр түгелме? Эштән китү теләге юкмы?” дим. “Миңа нигәдер авыр түгел. Менә болай кырыйларыннан кырып чистартсаң, тизрәк килеп чыга (карны чистартып күрсәтә). Эштән китәсем килми. Бөтенесе дә мине жәлли. Минем бит ике кулым, аякларым бар”, - ди. “Сезне үпкәләтмиләрме соң?” дигән сорауга: “Юк яхшы эндәшәләр, хәтта “опекать” итәләр”, - ди.
Шәһәрдәшебезнең ире үлгән, улы һәм кызы бар. Улы әнисен кыерсыткан очрак буенча полициягә мөрәҗәгать иткән.
"Әни ул хатын-кызга кайгы китерәсем килми ди. Мин аны үзебезгә дә чакырам, тик озак тормый, кайтып китә. Машина йөртүче белән участковый сөйләшәчәк".
“Мин аңа сукмадым”
Видеода дворник белән тарткалашкан ханымны да эзләп таптык. Ул - Татьяна исемле шәһәрдәшебез. Конфликт чыккан көнне ул невропатологка барырга тиеш булган.
“Урамга чыгып, машина өстеннән карны арындыра башладым. Карны тротуарга түгел, юлга койдым. Дворник 6нчы подъезддан минем янга йөгереп килеп: “Тротуарга койма. Бу минем территориям. Машинаңны монда куйма”, - дип кычкыра башлады. “Сиңа акча түлиләр, син эшләргә тиеш. Шуңа күрә җыештыр, миңа кагылма”, - дидем. Бермәлне миңа боз кыргычы белән кизәнә башлады. Түзмәдем, кулыннан тартып алырга теләп, боз кыргычына ябыштым. Җибәрмәс микән дип, шапкасын җиргә алып аттым. Алай да бирми. Бераз эткән идем, таеп егылды. Боз кыргычын читкә алып ташладым. Әйдә тор, дим. Ул: “Тормыйм”, - дип кычкыра. Мин невропатологка ашыга идем. Талонны бер ай ярым көттем”, - дип сөйли Татьяна ханым.
Җитмәсә, артка чиккәндә ул артта торучы автомобильгә бәрелә. Машина хуҗасын көтеп тормый, шифаханәгә ашыгып китә.
“Бәрдергән машина хуҗасының телефон номерын эзләп табып шалтыраттым. Ул миннән 50 мең сум акча таләп итте. Бүген үк бирмәсәң, иртәгә 150 мең сум бирергә тиеш булачаксың, диде. Машинасына ул хәтле зыян да килмәде бит! Аның машинасы белән минем машина номерлар бер-берсенә тиешкән генә. Икенче көнне өйгә килеп: “Чаллы автоинспекциясенә барып гариза язам, син ДТП урынын ташлап киткәнсең” ди. Дворникның улы да шалтыратты. Анысы әнине кыйнагансың ди. Мин аны кыйнамадым!” - ди шәһәрдәш.
Татьяна Толовских үзе дә полициягә мөрәҗәгать иткән. Ул социаль челтәрләрдә видеоны тараткан кешене җаваплылыкка тартырга тели. Аның аркасында намусыма тап төшерелде, ди.
“Дворникны нигә якламыйлар?”
Без килгәндә урамда йортта яшәүчеләр дә җыелган иде. Берәүләр “Кар көри бит, ник тиясез аңа”, “Үзе кечкенә, үзе булдыра. Рәхмәт! Кемнәр тормыштан канәгать түгел, алар һәрвакыт канәгать булмаячак”, дип яклап киттеләр. Икенчеләре, киресенчә, аңардан курка, ул җәмгыять өчен куркыныч дип уйлый.
“Мин үзем дә 90 елларда дворник булып эшләдем. Авыр һәм рәхмәтсез эш, килешәм. Әмма йортта яшәүчеләргә карата андый начар мөнәсәбәттә булырга ярамый. Аңа дворник булып түгел, театр артисты булып эшләргә кирәк. Көтмәгәндә елап җибәрә, үз-үзен жәлләтә”, - ди Людмила Кирякова.
“ЖЭК урам җыештыручыны яклый. Ни өчен 2 ел элек фаҗига була язганда аны яклап чыкмадылар соң? 7нче каттан пыяла шешә ыргыттылар. Дворникның баш түбәсенә эләкте. Мин чыкканда бөтен җире кан, елап утыра иде. Ашыгыч ярдәм, участковыйны чакырттым. Ни өчен ЖЭК аны яклап чыкмады? Ни өчен гаепле кешеләрне эзләмәделәр?” – ди Гүзәлия Фазлыева.
“Без аны жәллибез, әмма...”
30/13 йортында яшәүчеләр урам җыштыручыны алыштыруны сорыйлар. Хәзер алар фатирлар буенча имзалар җыя.
“Ул эшен башлап, ахырына җиткерми, я инструментларны өенә алып кайтып китә, я ташлап калдыра. Артыннан җыеп йөрибез. Аны җыештыручы итеп башка йортка куйсыннар иде. Безнең 30/13 йорты комплекста иң пычрагы. Тиешенчә җыештырмый”, - ди "Вахитовский" җирле иҗтимагый идарә рәисе Людмила Намазова.
“Балаларыбыз үсеп килә. Берәрсе ялгыш кар өеменә менеп уйнап туздырса, я машинасын дворникка ошамаслык итеп куйса, нәрсә көтәргә?” - ди Алина Кәримова.
Әлеге конфликт буенча ЖРЭУ №5 директоры Галина Челдаевага да шалтыраттык.
“Әлеге дворник бездә урам җыештыручы булып эшләде, хәзер килешү буенча хезмәт куя. Безгә җиңел тормыштан эшкә урнашмады. Без дә аны җиңел тормыштан эшкә алмадык. Үзегез беләсез, хәзер урам җыештыручыларга кытлык. Эшкә киләбез дип атлыгып тормыйлар. Аеруча быел кар яумаган көн юк. Көрәп җитешмиләр. Эшләгән кешеләр дә нагрузкага түзә алмыйча эштән китә. Йортта яшәүчеләр гаеп эзли. Үзләре дә аны кимсетмәсеннәр. Баш киемен салдырып, нигә ташларга? Егылгач та, нигә кулын биреп торгызмаган? Дворник башы белән бәрелгән булса, нәрсә булыр иде? Нигә дворникларга хөрмәт юк?” - ди ул.
Йортта яшәүчеләр бәхәсләшкәндә яннарына дворник килеп басты.
“Күпме машиналар монда, ә мин берүзем. Мин эшлим бит. Мин беркемгә дә бернәрсә дә әйтмим. Мин үземне яклый алмыйм. Алар үзләрен әнә ничек яклыйлар”, - дип телен вата-вата русча аңлатырга тырышты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев