Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Безнең ишегалды” программасы гамәлгә ашырыла башлады.

Бу атнада Татарстанда “Безнең ишегалды” программасын гамәлгә ашыру буенча эш башланды. Башкалабызда белем бирү воркшобын ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: “Бу юнәлештә министрлыклар, ведомстволар, шулай ук муниципалитетлар һәм идарәче компанияләрнең көчләрен берләштерергә кирәк, -диде.

 - Уңайлы шәһәр мохите хакында фикер алышканда без, гадәттә, парклар һәм иҗтимагый киңлекләрне күздә тотабыз. Әмма бу бик тар күзаллау. Кешеләр паркларда яшәми, алар микрорайоннарда гомер итә, юллардан, тротуарлардан йөри. Алар көн саен ишегалдына чыга, анда юллардагы, тротуарлардагы чокырлар, теләсә кайда калдырылган машиналар, җыеп кына әйткәндә, уңайсыз мохит белән очраша”- диде президент.
ТР Президенты соңгы 5 елда республикада парклар һәм скверлар төзергә, яр буйларын төзекләндерергә өйрәнеп җитүләрен искәртте. Хәзер исә Татарстандагы барлык күп фатирлы йортларның ишегалларын тәртипкә китерү бурычы тора.
“Республика халкы әлеге программадан күп нәрсә көтә. Безнең бурыч – аны лаеклы, үз вакытында һәм сыйфатлы итеп гамәлгә ашыру. Бу эшне бары тик профессионаллар командасы белән генә башкарып чыгарга мөмкин”, - диде республика башлыгы. 
Ул: “Кешеләр барлык этапларда да уңайлы мохитне формалаштыруда катнашырга, үзләрен ишетеп, алар хакында кайгыртуларын белеп торырга тиеш”, - дип ассызыклады.
Шәһәребездә “Безнең ишегалды” программасын тормышка ашыру эше 27нче бистәдән башланып китте. Бирегә Автозавод районы башлыгы Винер Харисов, архитекторлар, идарә итү компанияләре вәкилләре килгән иде. Алар ишегалдының мөмкинлекләрен карадылар. Якынча ниләр эшләргә кирәклеген барладылар, бистә халкының фикерләрен тыңладылар. 
“Безнең йорт “Челныстройремонт” идарә итү комапниясе карамагыннда. Шәһәрдәге бөтен эспериментлар бездән башлана иде. Хәзер дә шулай. Без моңа шат. Ишегаллары төзекләндерелеп, кешләр өчен уңайлы мохит тудырылсын иде. Балалар заманча мәйданчыкларда уйнасыннар, әби-бабайлары уңайлы эскәмияләргә утырып, аларга күз колак булырлар иде”, - ди Галина ханым. 
Ә Фәрит Нуретдинов: “Ишегалдыбызга машина кую урыны булсын иде. Юкса, кышы көне газонга машина куйган өчен 6000-8000 сум штраф түлибез. Ишегалдындагы юлларны да киңәйтсенәр иде”, - ди. 
Күп фатирлы йортларада меңләгән кеше яши. Әлбәттә, аларның барысының да ихтыяҗын канәгатьләндерү мөмкин түгел. Әмма халык белән очрашу вакытында шәһәр хакиме Наил Мәһдиев: “Без халык мәнфәгатьләрен истә тотып, кешеләр белән аңлашып эшләргә тиешбез. Идарә итү компанияләре белән программага кертелгән һәр ишегалдын карап чыгып, кешеләрнең тәкъдимнәрен җыярга кирәк. Әлбәттә бар кешегә дә ярап булмый, әмма күпчелекнең фикере исәпкә алынырга тиеш”, - дигән иде. 
Шунысын да әйтергә кирәк, ишегаллары бертөсле итеп төзекләндерелми. Аларның һәрберсенә шәхсия якын килеп эш ителәчәк. 
2020 елда Татарстанда “Безнең ишегалды” программасы буенча 1,5 меңнән артык ишегалдын тәртипкә китерү күздә тотыла. Өч елда барлык ишегалларын төзекләндерүгә 50 миллиард сум акча бүлеп бирелгән. Автозавод районы башлыгы Винер Харисов әйтүенчә, быел районда 90 ишегалды тәртипкә китреләчәк. Иң мөһиме: алар биредә яши торган кешеләр өчен уңайлы булсын.
Зөлфия ФОАТОВА

Автор фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев