Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • «Безнең халык гөмбә ашамый дигән сүз дөреслеккә туры килми, ничек кенә ашыйлар әле, халык «урман ите»н ашауга күчте»

    Авыл җирендә сигезәр сыер асраучы, зур-зур теплицада кыяр-помидор үстерүче, алмагач, кура җиләген күпләп утыртучы уңган кешеләр турында күп язабыз. Бу юлы исә язмабыз авыл өчен яңарак шөгыль ияләре – гөмбә үстерүчеләр турында.

    Айрат Габдуллин белән Салават Сабирҗановның чынлап торып эш башлауларына сигез ай чамасы гына. Шул арада шактый тәҗрибә туплап, клиент базасын булдырганнар. Гөмбә үрчетү мәйданын да ике ай саен диярлек арттырып баралар. «Безнең халык гөмбә ашамый дигән сүз дөреслеккә туры килми, ничек кенә ашыйлар әле, халык «урман ите»н ашауга күчте», – ди егетләр.

    Айрат тумышы белән Теләче районының Шәтке авылыннан, Салават – Казан егете. Хәзер ул гаиләсе белән Питрәчтә яши. Гөмбәләрне дә шунда үстерәләр. Аның идея­се дә Салаватныкы.


    – Яңа ел алдыннан хатын кибеткә шампиньон гөмбәсе алырга җибәрде. Әллә ничә кибетне әйләнеп чыктым – таба алмадым. Аны үзең дә үстерә аласыңдыр инде, дип, интернеттан эзләндем, – дип сөйләп китте Салават. – Чаллыдан компост дигән махсус грунт сатып алдым. Ул салам белән черемәдән тора. Аны үзеңә дә ясарга була, әмма вакытны ала. Гөмбә циклы өчен 120 көн кирәк, әзер компост алсаң, ул 60 көнгә кадәр кыскара. Грунттан целлофан пакет эчендә брекетлар ясыйлар. Шампиньон мицелие (гөмбә спорасы) утыртылган бер брекет 18 килограмм авырлыкта була. Дүрт брекет сатып алдым да өйдә икенче катта ремонт ясалмаган бүлмәгә зур өстәл өстенә салдым. Аңардан кечкенә генә парник эшләдем. Кибеттән канализация торбалары сатып алдым. Кислород җибәрү өчен вентиляция дә кирәк. Вентилятор урынына компьютерның куллерларын куйдым. Эш менә шулай башланды.

    Брекетны алып кайтып куюга ук, инкубация чоры башлана икән. Бу вакытта гөмбә үсә торган өслектә кислород булырга тиеш түгел. Вентиляция ябыла. Бүлмә температурасы – 21-22 градус, грунтныкы 26-27 градус булырга тиеш. Дымлылык 95-99 процент тәшкил итә. Инкубация чоры 14-18 көнгә сузыла. Бинадагы дымлылык, компостның температурасын гел тикшереп торасың. Шуннан брекетлар агара, бу – мицелий тамырлары тарала дигән сүз. Брекет өстендәге пакетларны ачасың. Грунтны өстеннән төбенә кадәр яхшылап селкетеп чыгасың. Өстенә торф сибәсең. Торф ачылыгы 7-7,5 булырга тиеш. Кибеттә әчелеге 5-6 булганы сатыла. Аны куллансаң, торф­ка акбур өстәргә була. Шуннан дүрт көн су сибәсең. Беренче көнне 1 квадрат метрга 12 литр су китә. Аны берьюлы сибәргә кирәкми икән. Икешәр литр итеп бүлеп сибәсең. Калган көннәрдә азрак сибелә. Шуннан тынычлык фазасы башлана. Ике-дүрт тәүлектә мицелийның тамыры торфка күчәргә тиеш. Аннары шок фазасы керә. Монда инде температураны төшерергә кирәк. Кинәт түгел, аз-азлап бер-­ике гра­дус­ка. Кинәт төшергән очракта, бөтен гөмбә бергә шытып чыга да бер-берсенә комачаулый, тыгыз булып үсәләр. Гөмбә астына кислород та керми. Шуның өстенә авырулар да барлыкка килергә мөмкин. Гөмбәләр кечкенә килеш ачыла, таплар барлык­ка килә, ямьсез формада үсә башлый икән. 18 градус­ка кадәр төшкәч, кислород җибәрәсең. Ун көннән гөмбә җыярлык булып җитешә, ди.

    – Бер брекеттан 5 килограмм гөмбә чыга. Аннан уңышны өч тапкыр җыеп алалар. Беренчеләре бик зур була. Берече уңышны алгач, температураны арттырабыз. Тагын ике көн су сибәбез. Эшне шул рәвешле кабатлап, өч тапкыр уңыш алабыз. Мин дүрт брекеттан 20 килограмм гөмбә үстердем. Аны дусларга, танышларга да тараттым. Кибет гөмбәсеннән тәме белән дә, исе белән дә аерыла дип мактадылар да, күңел үсеп китте. Бу эшкә чынлап торып алынырга булдым. Башта 16, аннары 30 брекет алып кайттым, – дип сөйли Салават.

    Ул үзе генә җитешә алмагач, дустын да бергәләп эшләргә чакыра. Алар элегрәк бер компаниядә эшләгән. Айрат кыскартылуга эләгеп китсә дә, Салават белән аралашуны дәвам иткән.

    – Мин аның янына килгән саен, бер кызыклы гына уй бар. Әлегә беркемгә дә, сиңа да әйтмим, ди иде. Ул шампиньон үстергән булып чыкты. Тагын 80 килограмм гөмбә үсәргә тиеш, сатып бирсәң, бер килограммнан 50 сумы сиңа була, диде. Ярты көн эчендә шул 80 килограмм гөмбә алырлык кешеләр таптым. Клиентлар – бар, гөмбә аз була башлады. Аннары Салават бергә эшләргә чакырды. Февраль аенда верандасын җылыттык. Гөмбә саткан акчаны да кушып, кредит та алып, 200 мең сумга гөмбә үрчетү җайланмаларын урнаштырып куйдык. Ике зур камерабыз бар. Барысы 1 мең килограмм гөмбә үстереп саттык. Өч гөмбә камерасы бар, һәрберсенә 1 тонна чамасы грунт сыя. 1 тонна грунттан ике ай эчендә 250 килограмм чамасы гөмбә үсә. Хәзер тагын да зураерга исәп. 5 тонналы камера урнаштырасыбыз килә, – ди Айрат.
    Шампиньоннарны җыеп алуга ук 2 градуска кадәр суыталар. Моның өчен егетләр зур суыткыч алган. Шампиньонны җыеп алуның икенче көнендә үк сатарга тырышалар. Бернинди химия кулланмыйча үстергәч, тиз бозыла, ди. Гөмбәне маринадлап та сата башлаганнар.

    Хәзер Айрат белән Салават шактый тәҗрибә туплаган. Ә менә эш башлаганда иң авыры өйрәнү материалы аз булу иде, дөресрәге, интернеттагы материаллар чуар, төгәл киңәшләр җитми, ди алар.
    Егетләрнең моның кадәр тәфтишләп-яратып сөйләвеннән соң, иртәгә үк гөмбә үрчетә башларлык белем туплагандай булдык. Гөмбә үстерергә теләүчеләр бармы: йә, тәвәккәлләп карыйк!..
     

     

     

     

     

    http://shahrikazan.ru/news/tema-dnya/bezne-khalyk-gmb-ashamyy-dign-sz-dreslekk-tury-kilmi-nichek-ken-ashyylar-le-khalyk-urman-iten-ashauga-kchte

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: