Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Безне төрмәдән чыгармагыз!”

Бер үк вакытта 11 тоткын хатын-кыз үзләрен төрмәдә калдыруны сорап холык төзәтү учреждениесе хакимиятенә мөрәҗәгать иткән.

Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Дубай хатын-кызлар төрмәсе директоры полковник Җәмилә Хәлифә Әл-Зааби сүзләренә караганда, 11 хөкем ителүче учреждениедән куып чыгармаска һәм анда мәңгегә калырга теләвен белдергән.
“Төрмәдә безгә беркайчан да тормышта, хәтта үз гаиләләребездә, туган илләрбездә дә булмаган игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтелде. Төрмәдә безгә төрле һәм сыйфатлы ризык ашаталар, югары технологияле медицина ярдәме күрсәтәләр”, дип раслый тоткыннар.
Аерым алганда, хөкем ителгән Н. сүзләренә караганда, төрмәдә спорт залы, китапханә, рәсем сәнгате белән шөгыльләнү өчен бүлмә бар. Шул ук вакытта тоткыннар учреждение биналарында ирекле йөри ала.

 

 

https://kiziltan.ru/obchestvo/16879-bezne-trmdn-chygarmagyz.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев