Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бүген 1 гыйнвардан  нинди законнар, кагыйдәләр үз көченә керә?  

Чаллыда яшәүче пенсионерлар, банктан кредит алучыларны үзгәрешләр көтә. Пенсия һәм хезмәт хакы, банктагы акчалар, цифрлы акча, кредит түләү турындагы һәм башка законнарга кыскача күзәтү белән танышыгыз.

Пенсия һәм минималь  хезмәт хакы арта
Ел башыннан пенсиянең иминиятләштерелгән өлеше 5,9 процентка арта. 2022 елның 1 гыйнварыннан аның күләме 6 401 сум тәшкил итәчәк.
Моннан тыш хезмәт хакының минималь күләме (МРОТ) һәм яшәү минимумы күләме үсә. МРОТ 13 890 сум, җан башына яшәү минимумы күләме – 12 654 сум тәшкил итәчәк. Шулай ук ана капиталы күләмен арттыру да күздә тотыла.

 

Банктагы акчадан салым түләтәчәкләр
Банкта 1 миллион сумнан артыграк акча саклаучылар салым түли башлаячак. 13 процентлы салым бер яки берничә депозиттагы акчадан (барысы бергә 1 миллион сумнан артып китсә) кергән процентларга салына.
Шулай ук 1 гыйнвардан
алкогольле эчемлекләргә ГОСТлар үз көченә керә. Белгечләр әйтүенчә, бу хәл алкоголь бәясе үсүгә китерәчәк.

 

Агачны чит илләргә сату тыела
Ел башыннан эшкәртелмәгән агачны чит илләргә сату тыела. РФ Президенты Владимир Путин июль аенда ук Хөкүмәткә бүрәнәне читкә озатуга каршы катгый чаралар күрү бурычын куйган иде. Моңа кадәр агач экспортына  каршы көрәш зур пошлина түләттерү юлы белән барган. Яңа закон үзебезнең җитештерүчеләр өчен чимал бәясен киметергә һәм эчке базарны киңәйтергә ярдәм итәр, дип көтелә.

 

Цифрлы акча гамәлгә керә
Үзәк банк январь аенда цифрлы акчаны сынап карауга керешә. Ул “Тере” һәм картадагы акча белән беррәттән әйләнешкә керәчәк. Электрон валютага интернет аша, шулай ук гадәти кибетләрдән товар сатып алырга мөмкин булыр дип көтелә. Цифрлы сум электрон акча белән түләүләрне үстерүнең чираттагы этабына әйләнә. 2021 елның өченче кварталы йомгаклары буенча электрон исәп-хисапларның өлеше инде 75 процентка җиткән. Шунысы да бар, цифрлы акчаны интернет булмаган урыннарда да кулланырга мөмкин булачак.

 

Кредит тарихы яңача языла
Кредит түләү турындагы мәгълүматлар саклау вакыты кими: 10 елдан 7 елга кала. Шул ук вакытта яңа кредит алгач, “тарих” шуның буенча гына язылып барачак, элеккесе исәпкә алынмаячак. Әйтик, моннан биш-алты ел элегрәк алынган кредитның бер-ике тапкыр вакытында түләнелмәгән булуы турында мәгълүматлар юкка чыгачак.

 

Барыбызны да исемлеккә кертәләр
1 гыйнвардан Россиядә яшәүчеләр турында мәгълүматларның федераль исемлеге пәйда булачак. Анда физик затлар турында Пенсия фонды, Мәҗбүри медицина иминиятләштерүе фонды, Эчке эшләр министрлыгы һәм башка дәүләт оешмалары тарафыннан җыелучы мәгълүматлар кертелә. Исемлеккә кешенең фамилиясе, исеме, туу, үлү вакыты, туу-үлү урыны, җенесе, гаилә хәле, гражданлыгы күрсәтелә. Аны Федераль салым хезмәте алып барачак.
Исемлектәге мәгълүматлардан, кирәк булган очракларда, прокуратура, ФСБ, таможня органнары һ.б. файдалана алачак.

 

фото pixabay.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия банк акча закон цифрлаштыру 1 январь алкоголь кредит мрот