Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бүген Чаллыда – хәйрия концерты

Герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 тулу уңаеннан республикада өч хәйрия концерты узачак. Аларның берсе бүген Чаллының Орган залында була. Концертта 7-18 яшькә кадәр сәләтле балалар чыгыш ясаячак. Аларның барысы да П.И.Чайковский исемендәге Мәскәү консерваториясе каршындагы махсус музыка мәктәбе һәм Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясе шәкертләре.

"Без Үзәк музыка мәктәбеннән пианинода, кларнетта уйнаучыларны алып киләбез. Муса Җәлилнең скрипкада уйнаучы ике оныкчыгы - Михаил Митрофанов-Җәлил һәм Лиза Митрофанова да булачак", - ди концертны оештыручыларның берсе музыкант-педагог, "Арт-линия" проектлар фонды җитәкчесе Татьяна Малышева-Җәлил.

Зөлфия Галим

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X