Бүген Рашат Фәйзерахманов җитәкчелегендәге Чаллы татар дәүләт драма театры яңа иҗат сезонын ача.
"Шөкер узган сезонда артистларыбыз, театр хезмәткәрләре уңышлы эшләде. Милләттәшләребез яшәгән күп кенә төбәкләргә дә гастрольләр белән бару бәхетенә ирештек, спектакльләребез дә тулы залларда узды", - ди Рашат Фәйзерахманов. Бу сезонга да танылган коллектив зур өметләр баглый. Аны бик үзенчәлекле төстә башлап җибәрәчәкләр. Голливуд тамашасыннан бер дә ким булмаячак, диләр артистлар...
"Шөкер узган сезонда артистларыбыз, театр хезмәткәрләре уңышлы эшләде. Милләттәшләребез яшәгән күп кенә төбәкләргә дә гастрольләр белән бару бәхетенә ирештек, спектакльләребез дә тулы залларда узды", - ди Рашат Фәйзерахманов. Бу сезонга да танылган коллектив зур өметләр баглый.
Аны бик үзенчәлекле төстә башлап җибәрәчәкләр. Голливуд тамашасыннан бер дә ким булмаячак, диләр артистлар үзләре.
Тамашачылар хозурына 7 октябрь кичендә Чаллы язучысы драматург Айгөл Әхмәтгалиева әсәре буенча куелган "Ул бит кичә иде" лирик комедиясе тәкъдим ителәчәк. Коллектив аны Чаллы тамашачысы яратып карар дип өметләнә.
"Шатлыклы вакыйгалар белән каршылыйбыз. Узган сезонда Чеховның "Ваня абый" әсәрен театрлар тарихында беренче тапкыр татарча сөйләттек. Зифа Кадыйрованың күренекле режиссер Илдар Хәйруллин куйган "Язмыш сынавы" барган җирләребездә, шулай ук Казанда да аншлаг белән үтте. Күптән түгел генә Казанннан Кәрим Тинчурин исемендәге драматургия фестиваленнән кубок һәм диплом алып кайттык", - ди директор сөенечләре белән уртаклашып.
Биредә, спектальләрнең уңышлы узуында артистлар хезмәтенең роле зур булуын бик яхшы аңлыйлар. Шуңа да ел саен тантаналы шартларда иң лаеклы, иң оста артистларны бүләкләүне традициягә керттеләр. Узган сезон нәтиҗәләре буенча "Ваня абый" һәм "Язмыш сынавы" спектальләрендәге рольләре өчен Илфат Әскәров "Иң яхшы ир-ат ролен башкаручы" дип табылды. Татарстанның атказанган артисты Чулпан Казанлы "Иң яхшы хатын-кыз ролен башкаручы" дип исеменә лаек булды. "Язмыш сынавы"ндагы роле өчен Фәнис Сәхәбетдинов "Икенче пландагы ир-ат ролен оста" башкаручы, Татарстанның халык артисты Гөлүсә Җамалиева "Иң яхшы эпизидик роль башкаручы" буларак бәяләнәчәк. Ә Миләүшә Гыйльметдинова - Искәндәрова белән Индира Маликова "Тамашачы мәхәббәтенә ирешкән өчен" кабат алкышларга күмеләчәкләр. Номинацияләрдә җиңүчеләрнең барысына да диплом һәм 10 мең сум акча биреләчәк.
Әлбәттә, республика һәм шәһәр җитәкчеләренең ярдәменнән башка яңа спектакльләр куеп та, яшь артистларны эшкә чакырып та булмый. Өч бүлмәле фатир биргән өчен коллектив шәһәр хакиме Наил Мәһдиевка рәхмәтле. Бүгенге көндә биредә яңа сезонда эшкә килгән, Казан театр училищесын тәмамлаган яшь артистлар Руслан Әюпов, Дастан Бабаханов, Зөлфия Галиуллина, Зөлфия Гыйльметдиновалар яши. Алар Илгиз Зәйниев әкияте буенча куелачак "Яңа ел әкияте" тамашасында уйнарга әзерләнәләр инде.
Сүз уңаеннан, яңа сезонда премьералар булачак. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фаил Ибраһимов, мәсәлән, Мостай Кәримнең "Ай тотылган төн" әсәрен сәхнәләштерергә җыена.
Татарстанның халык артисты, драматург Булат Сәлаховның сәхнәдә образлар тудыру өстенә, драматургия белән шөгыльләнүе дә мәгълүм. Узган ел аның "Яратылмый калган ярлар" пьесасы "Яңа татар пьесасы" республика бәйгесендә Татарстан мәдәният министрлыгының бүләгенә лаек булган иде. Аллаһы боерса, киләсе елга яз айларында спектакльгә репетицияләр башланачак. Аны Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, күренекле режиссер, Чаллы театрында шактый күп әсәрләр куйган Ринат Әюпов сәхнәләштерә. "Яратылмый калган ярлар" баллада жанрында язылган. Шуңа күрә аны коллектив зур яңалык буларак п көтә.
Без, Чаллы татар дәүләт драма театры яңа сезонда да тамашчыларны, уйландырырлык, шатландырырлык спектакльләр белән сөендерер дип ышанбаз. Спектакльләрегез тулы залларда узсын, миләтебезнең милли-мәдәни үзәгенә әйләнгән театрыбыз!
Яңа сезон башланганда Рашат Фәйзерахманов коллективка хезмәтләре, ә тамашачыларга һәм олы җанлы җитәкчеләргә театрны яратканнары өчен рәхмәт белдерде. "Театрыбызны яратучы милләттәшләребезгә, ярдәм кулы сузучыларга рәхмәтебез чиксез! Яңа сезонда да бердәм һәм бергә булыйк!" - диде ул. Амин, шулай булсын!
Зөлфия ГАЛИМ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев