Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бүген төнлә Чаллыда биш катлы йортта чыккан янгында ике кеше зыян күргән

Янгын электр җиһазын көйләү һәм файдалану кагыйдәләрен бозу сәбәпле чыккан дип фаразлана.

Бүген 01.10 сәгатьтә 101 янгын сагы номерына Автокаланың Шамил Усманов урамындагы 58нче йортның өске катында янгын чыгуы турында хәбәр килгән.
Урында биш катлы йортның бишенче катында урнашкан өч бүлмәле фатирның диварлары һәм мебель януы ачыкланган.
Фатирдан 30 яшьлек хатын-кызны коткарганнар. Янгын сүндерүчеләр шулай ук дүртенче каттагы бер фатирдан 35 яшьлек ир-атны урамга алып чыккан. Яну продуктлары белән агуланган ике зыян күрүчене дә хастаханәгә озатканнар.
Янгын электр җиһазын көйләү һәм файдалану кагыйдәләрен бозу сәбәпле чыккан дип фаразлана. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига