Шəhри Чаллы

Бүген - Ватан геройлары көне

9 декабрь илебездә Ватан геройлары көне буларак билгеләнеп үтелә. 2007 елдан башлап, РФ Дәүләт Думасы кабул иткән карар нигезендә, Россиядә һәр елны РФ Геройлары белән бергә Советлар Союзы, Социалистик Хезмәт Геройларын, Изге Георгий һәм Дан орденнары кавалерларын хөрмәтлиләр.

Бәйрәм көне очраклы гына сайланмаган. Аның тарихы ерак 18 нче гасырга ук барып тоташа. 1769 елда Екатерина Икенче яңа сугышчан бүләк - Святой Георгий Победоносец орденын булдыра. Әлеге орден белән яуда аеруча кыюлык һәм батырлык күрсәткән сугышчылар бүләкләнә. 9 декабрь Россиядә Георгий кавалерлары бәйрәме буларак билгеләп үтелгән. 1917 елда орден да, бәйрәм дә бетерелә. 2007 елдан, Президент Указы белән, 9 декабрь Ватан Геройлары көне буларак билгеләнеп үтелә башлый.

Яр Чаллыда бүгенге көндә өч Социалистик Хезмәт Геройлары яши. Алар: Җәләев Радик Инсаф улы, Исламгалиев Мөдәрис Абдулла улы, Абдуллин Нигъмәтулла Төхбәтулла улы. Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев дә, бәйрәм көне уңаеннан, алар белән очрашып бүләкләп котлады. Моннан тыш 9 декабрь көнне Социалистик Хезмәт Герое, РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгының хезмәткәре Р.М. Низаметдинов һәйкәле янында тантаналы митинг та үткәреләчәк. Анда Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсенең Яшьләре белән эшләү бүлеге башлыгы урынбасары Александр Литвяков, Яшьләр белән эшләү бүлегенең баш белгече Алия Хәйруллина, "Подросток" яшүсмер яшьләр клубы директоры Сергей Пантелеев һәйкәл янына чәчәкләр салачаклар. Чарада яшьләр һәм яшүсмерләр клубларында тәрбияләнүчеләр, яшьләр белән эшләүче белгечләр катнашачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: