Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бүгенге көндә Чаллыда 3771 кеше эшсез

Кадрлар үзәгенең мәгълүматлар базасында 5 615 вакансия бар.

Хәзерге вакытта Яр Чаллыда эшсезләр буларак 3 771 кеше теркәлгән. Яр Чаллыда эшсезлек дәрәҗәсе 1,34 % тәшкил итә. Татарстан Республикасы буенча теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе хәзерге вакытта 1,9% тәшкил итә. Әлеге мәгълүматларны "Россия эше" кадрлар үзәге җитәкчесе Татьяна Быданова җиткерде.

Бүген кадрлар үзәгенең мәгълүматлар базасында 5 615 вакансия бар. Ел башыннан 211 кеше эшкә урнаштырылган.

«Быел бездә 1200 эшсез гражданны укыту планы тора. Хәзер конкурс процедураларын әзерлибез. Март аеннан без бу эшне башлап җибәрәчәкбез", - дип аңлатты Татьяна Быданова.

Фото www.news.tvk.tv сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев