Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бүгенге көндә «Хәләл» стандартына бөтен дөньяда ышаналар

«Добрый мир для всех» ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе сүзләренчә, бүгенге көндә дөньяда 2 миллиардка якын кеше хәләл азык-төлеккә өстенлек бирә.

Бүгенге көндә «Хәләл» сыйфат билгесенә мөселманнар гына түгел, ә сыйфатның нәрсә икәнен белүчеләр дә ышана, дигән фикерен әйтте «Добрый мир для всех» ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Лирия Кусайманова.

«Хәләл продукциядә махсус билге булырга тиеш. Мисал өчен, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тамгасы. Бу бик җитди билге. Бүгенге көндә „Хәләл“ стандартына бөтен дөньяда ышаналар. Бу мөселманнар гына түгел, ә сыйфатның нәрсә икәнен аңлаучылар да», — диде ул «Цифрлаштыру заманында Ислам» дип аталган түгәрәк өстәлдә.

Аның сүзләренчә, дөньяда 2 миллиардка якын кеше кибеттән хәләл продукция сатып ала.

Исегезгә төшерәбез, хәзер Татарстан кибетләрендә сатылучы хәләл продукцияләрнең цифрлы паспорты булачак. Цифрлы маркировка товарның сыйфатын һәм ислам традицияләренә туры килүен гарантияләп кенә калмый, ә продуктның фермадан алып кибет киштәсенә кадәр үткән юлын күрсәтә.

Азык-төлекнең хәләл булу-булмавын белер өчен товарның штрих-кодын телефондагы камерага төшерергә, аннан соң сылтама аша махсус блокчейн-экосистема сайтына керергә кирәк.

Чыганак:Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев