Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бәхетле балачак бакчасы

Яңа уку елы башланырга санаулы гына көннәр калып бара. Тиздән мәктәп яшендәге балалар - мәктәпкә, кечерәкләр (кемдер беренче тапкыр) балалар бакчаларына барачак. Ә бакчага юлламасы булмаган әти-әни алдына иң зур проблемаларның берсе - үзләре эштә чакта сабыйны тәрбия кылуны кемгә, кайсы учреждениегә ышанып тапшырырга дигән сорау килеп баса. Әби-бабасы булган...

Яңа уку елы башланырга санаулы гына көннәр калып бара. Тиздән мәктәп яшендәге балалар - мәктәпкә, кечерәкләр (кемдер беренче тапкыр) балалар бакчаларына барачак. Ә бакчага юлламасы булмаган әти-әни алдына иң зур проблемаларның берсе - үзләре эштә чакта сабыйны тәрбия кылуны кемгә, кайсы учреждениегә ышанып тапшырырга дигән сорау килеп баса.

Әби-бабасы булган гаиләләрдә бу мәсьәлә үзеннән-үзе хәл ителә. Көтеп алган оныкларын рәхәтләнеп һәм яратып карый алар. Ә менә андый мөмкинлеге булмаган яшьләр балаларын коммерция нигезендә эшләүче мини-бакчаларга йөртергә мәҗбүр. Кагыйдә буларак, андыйлар шәһәр фатирларына урнаша. Шартлар бөтен яктан да канәгатьләндермәсә дә, өстәвенә, бермә-бер кыйммәтрәк бәягә (10-11 мең сум) баласын шәхси бакчага йөртүчеләр шактый. Дөрес, соңгы вакытта барлыкка килгән яңа тәкъдимнәр арасында иң абруйлы бакчалар белән дә көндәшлеккә омтылучылар бар.

Әйтик, күптән түгел Олы Шилнә авылында ачылган балалар бакчасы әти-әниләрне сабыйлар өчен тудырылган уңайлы шартлар, экологик чиста, сәламәт ризык белән генә түгел, саф авыл һавасы һәм ямьле табигате белән дә үзенә җәлеп итә. Ике катлы мәһабәт йорт шәһәр шау-шуыннан читтә, бик матур җирдә урнашкан. Иркен уен заллары, уңайлы йокы бүлмәләре, сабыйларның күңеленә хуш килерлек итеп җиһазланган ванна бүлмәләре!

Бала нәкъ менә шундый шартларда үсәргә тиеш тә инде: тәрбиячеләре белән саф һавада 4әр сәгать уйный алар. Балалар бакчасы мәйданында менә дигән спорт шәһәрчеге төзелгән. Канатлар, таганнар, төрледән-төрле таучыклардан, үрмәле баскычлардан торган мавыктыргыч корылмалар. Бакча хезмәткәрләре биредә хәтта яшелчә дә үстерәләр. Салатлар өчен суганын, укробын түтәлдән генә өзеп алып керәләр. Өстәвенә, йорт маллары да асрыйлар биредә. Балалар нәни кәҗә бәтиләренең сикергәләп йөрүен үз күзләре белән күреп, каз-үрдәкләрнең күңелле каңгылдашуын ишетеп, хәтта аларны ашатырга да өйрәнеп үсә. Бу хезмәт тәрбиясе генә түгел, тыңлаусыз балаларны тәртипкә кертергә ярдәм итүче психологик ысул да.

Гомумән, бакча коллективының максаты - үзләренә тәрбиягә ышанып тапшырган балаларны сәламәт һәм бөтен яктан да әзерлекле шәхесләр итеп үстерү. Иң мөһиме, биредә балаларны ихлас яратып, аңлап һәм әниләрчә кайгыртып торучы чын педагоглар, чын мәгънәсендә, шәфкатьле тәрбиячеләр эшли. Балаларыгызның иминлеге өчен борчылмыйча, тыныч күңел белән эшкә китә аласыз. Ә бала төнгә калган очракта, ашатып, юындырып, кичке әкиятен сөйләп йокларга да яткырачаклар.

Бу көннәрдә яңа уку елына балаларны кабул итү бара. 12шәр баладан ике төркем җыела. 1,5 яшьтән 3 яшькә һәм 3 яшьтән 7 яшькә кадәр. Балаларны ял көннәренә, хәтта бер тәүлеккә дә китерү мөмкинлеге бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев