Әби патшага һәйкәл кирәкме?

Казан мэры Илсур Метшин Әби патшага һәйкәлне кую өчен "әйдәгез, шәһәрдә яшәүчеләр белән киңәшик, кайда кую яхшырак булыр икән", дип белдергән иде. Интернетта тавыш бирү башланды.
Казанда Әби-патшага һәйкәл кую бәйгесенә онлайн тавыш бирү башланды. Анда "Әби патшаның таш мәчетләр салу фәрманына истәлек билгесе куюны кирәк дип саныйсызмы?" дигән шактый хәйләкәр сорау бирелгән. Тавыш бирүче "әйе" яки "юк" дип җавап бирә ала. "Әйе" дип җавап китерүчеләргә һәйкәл өчен өч урын тәкъдим ителә: Кабан күле, Бишбалта бистәсе. Башка вариантны тәкъдим итү, үз фикереңне дә белдерү төймәсе бар.
Билгеле булганча, һәйкәлне Кабан күле ярында кую планлаштырылган иде, әмма җәмәгатьчелек каршы чыгу сәбәпле, Казан мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбе утырышында Әби патшага һәйкәлнең кая куелачагы тәгаенләнмәгәнлеге хакында белдерде.
Метшин Әби патшага һәйкәлне кую өчен "әйдәгез, шәһәрдә яшәүчеләр белән киңәшик, кайда кую яхшырак булыр икән", дип белдерде. Мэр сүзләренчә, Кабан күле яр буйларын үзгәртү концепциясе киңлекләре зур, Бишбалта (Адмиралтийство) бистәсе дә бар.
Бөтендөнья татар яшләре форумы 5 майда "Әбипатша самодержавие, халыкны изү, хокуксызлык чоры - крепостное правоның чәчәк атуының чагылышы" дип белдереп җәмәгатьчелек фикерен өйрәнеп нәтиҗәләр ясаганга кадәр бәйгене туктатып торырга чакырып хат язган иде.
Бәйге башлангач җәмәгатьчелектә генә түгел, ә галимнәр арасында да Татарстанда патшаларга һәйкәл кую белән мавыкмаска чакыручылар булды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
2 март 2021 - 17:06Чаллыда маршрутларга 73 трамвай чыга Бүгенге көндә Чаллыда 85-90 мең кеше трамвайларга өстенлек бирә.800
-
2 март 2021 - 16:56Хезмәт хакың түбән булса Чаллы халкының җан башына уртача кереме 10 622 сумнан кимрәк булса, ул социаль контракт буенча 10 294 сум күләмендә махсус түләү алырга хокуклы.2300
-
2 март 2021 - 16:51Биш машина һәлакәтендә гаепле кеше кулга алынды Авария Чаллыда була. Хокук бозган шофер вакыйга урыныннан качып китә, тик соңыннан тоткарлана.3000
-
2 март 2021 - 16:4688 меңлек мәхәббәт яки мошенниклар ничек кенә алдамый Хат язышуның бишенче көнендә ир үзенең интернет “мәхәббәтен” затлы бүләк белән сөендерергә теләвен белдергән. Янәсе, ул аңа 7 мең долларлык посылка җибәрәчәк.2500
-
1 март 2021 - 15:26“Киллер”ны килеп алыгыз! Әйтергә кирәк, әлеге китап тиз арада укучылар игътибарын яулады. “Киллер” әсәре детектив кебек җиңел укыла.9200
-
1 март 2021 - 12:19Яңа мобиль кушымта Аны телефонга Google Play, Aрр Store аша урнаштырырга була.6200
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.12900
-
28 февраль 2021 - 10:51Йорт ишегалдында яндырырга ярамый! Бу хакта һәркем белергә тиеш. Гражданнарга торак пункт эчендә коелган яфракларны яндыру тыела.19200
-
28 февраль 2021 - 10:281 марттан - яңа юл билгесе. Ул нәрсә хакында кисәтә? Билге күчмә һәм старционар камералар эшләвен хәбәр итеп торачак.17800
-
27 февраль 2021 - 16:30Туган телне ничек сакларга? Аларның активлыкларына, белемнәренә, фикер йөртү сәләтләренә һәм татарча дөрес сөйләмнәренә шаккаткан идек14600
-
27 февраль 2021 - 15:24Акча дигәндә... Чара күрмәсәгез, битегез кызара башлап, эчкече кыяфәтенә керүегез ихтимал”, – дигәннәр. Әлбәттә инде, моны булдырмас өчен чараларны шушы салонда башкарачаклар икән.14500
-
27 февраль 2021 - 14:20Табиблар 80 минут туктап торган йөрәкне кабаттан эшләтеп җибәргәннәр Хатыны ашыгыч ярдәм чакырта, тик табиблар Джонга булыша алмыйлар.17000
-
27 февраль 2021 - 12:10Башлар идем яңадан Тормышларын Илүсне алдаудан, ялганнан башлады шул, үз баласын юк итүдән башлады. Үкенечтән дә зуррак сагыш юк икән. Бераздан Илүс ерак бер авылга укытучы итеп күчерүләрен сорады.14900
-
13 гыйнвар 2018 - 12:3511 бистәдә янгын
-
29 ноябрь 2017 - 06:59Кытай татары Базарбай Бикчәнтәев: Татар телен белмәү - үз анаңа хыянәткә тиң
-
2 март 2021 - 17:02Кар сынавын дәвам итәчәкАвтомобиль юллары предприятиесендә эшләрне тәүлек дәвамында оештыралар. Шәһәр урамнарына төнлә 50 техника чыгарылды, көндез 113 берәмлек техника проспектларны, ишегалларын кардан чистарта.2200
Газета выходит два раза в неделю, по средам и пятницам. Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: "Шəhри Чаллы"
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-67912 от 06.12.2016
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Юсупова Резида Махмутовна
Адрес редакции: РТ, город Набережные Челны, бульвар Юных Ленинцев, 9
Телефон редакции: 57-01-19
О фактах коррупции сообщить по электронному адресу: shahri_chally@mail.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика