Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Әби югалган

Чаллыда өеннән чыгып югалган әбине эзлиләр. 3 июнь көнне Яңа шәһәрнең 25 нче комплексында яшәүче 1934 елгы Зоя Карпова урамга чыгып киткән һәм кире кайтмаган. Бүгенгесе көнгә кадәр аның кайда булуы билгесез. Мәгълүм булганча, әби хәтер югалу чире белән авырый.

Аңа карап торуга 80-83 яшь. Буе 1 метр 50 см. Аксыл кыска чәчле, бөкрәебрәк йөри. Чыгып киткәндә ачык төстәге халатта, кара колготки, озын җиңле зәңгәр кофтада булган. Башына ак яулык бәйләгән. Аягында - резин итекләр. Үзе белән яшел төстәге чүпрәк сумканы да алган иде. Полиция хезмәткәрләре аны күргән һәр кешегә 37-90-23, 8- 967-361-56-55, 8-927-465-80-02 яки 02 телефоннары аша шалтыратуны сорыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев