Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Бигеш" халыкара аэропортыннан Антальяга рейслар яңартылачак

Быелның апрелендә "Бигеш" аэропортындагы пассажир агымы, узган ел белән чагыштырганда, 1,5 тапкыр артып, 41 649 кешене тәшкил иткән. Узган елда шундый ук күрсәткеч 27 654 пассажир булган. Бу хакта аэропорт сайтында хәбәр ителә. Агымдагы ел башыннан "Бигеш" аэропортының хезмәтеннән 165 173 пассажир файдаланган, шул ук вакытта узган елның беренче 6...

Быелның апрелендә "Бигеш" аэропортындагы пассажир агымы, узган ел белән чагыштырганда, 1,5 тапкыр артып, 41 649 кешене тәшкил иткән. Узган елда шундый ук күрсәткеч 27 654 пассажир булган. Бу хакта аэропорт сайтында хәбәр ителә.

Агымдагы ел башыннан "Бигеш" аэропортының хезмәтеннән 165 173 пассажир файдаланган, шул ук вакытта узган елның беренче 6 ай эчендә, 162 698 кеше очкан. Аэропорт сайтындагы мәгълүмат нигезендә, 2017 елның май-июнь айларында, ягъни озын тәнәфестән соң, Анталья төрек курортына рейслар җайга салыныр, дип көтелә. Шулай ук Россиянең көньяк курорт зоналарына да: Сочи, Симферополь, Анапа шәһәрләренә рейслар булдырылачак. Май аенда Мәскәүнең Шереметьево аэропортына да очышлар ешлыгын атнага 6 рейс ка кадәр арттыру көтелә.

Исегезгә төшерәбез, "Бигеш" Халыкара аэропорты федераль дәрәҗәгә ия һәм Яр Чаллы агломерациясенә караган төбәккә, ягъни Яр Чаллы, Алабуга, Түбән Кама һәм Зәй шәһәрләренә хезмәт күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев