Шəhри Чаллы

Билдән түбән төшермикче татар юморын!

Алдан ук әйтеп куям: кемгәдер ниндидер вәгазь укырга, үгет-нәсихәт бирергә җыенмыйм. Язмамның "геройлары" моңа мохтаҗ да түгел, тыңламаслар да. Чөнки һәркайсы үзенә күрә шәхес. Араларында театр сәнгатен буй җитмәслек биеклеккә күтәргән талантлар да җитәрлек. Алары өчен бигрәк тә җан әрни. Сүзем көлке жанрында иҗат итүче татар юморчыларының "тозсыз" мәзәкләрен, оятсыз...

Алдан ук әйтеп куям: кемгәдер ниндидер вәгазь укырга, үгет-нәсихәт бирергә җыенмыйм. Язмамның "геройлары" моңа мохтаҗ да түгел, тыңламаслар да. Чөнки һәркайсы үзенә күрә шәхес. Араларында театр сәнгатен буй җитмәслек биеклеккә күтәргән талантлар да җитәрлек. Алары өчен бигрәк тә җан әрни. Сүзем көлке жанрында иҗат итүче татар юморчыларының "тозсыз" мәзәкләрен, оятсыз анекдотларын сәхнәләрдән сөйләп йөрүче мәшһүр артистларыбыз хакында. Еллар дәвамында яуланган абруйларын, тамашачы мәхәббәтен аяк астына салып, билдән түбән "кызык" сөйләп, үз бәяләрен төшерергә кем һәм нәрсә мәҗбүр итә соң аларны?

"Менә авырып киттем дә, бөтен җыйган "маям"ны операциягә, аннан соңгы тернәкләнүгә тотарга туры килде. Йөрми нишлисең, йөрим инде!" - дип, үзенең зарын кызыкка борырга тырышкан, ләкин, чынлыкта, кыяфәте бик тә мескен күренгән театр ветераныннан һич тә көләсе килми, җәмәгать. Бөтен залны яңгыратып, шаркылдап утырган тамашачылар өчен оялып, өлкән яшьтәге юмор остасын ихластан кызганып кайттым күптән түгел генә караган концерттан. Юл буе борчылып, үз сорауларыма үзем җавап эзләп изаландым. Ни сәбәпле шулай яклаучысыз соң безнең югары сәнгать әһелләре? Нишләп соң әле шушы талантларның казанышлары бәрабәренә абруй яулаган милли мәдәниятебез олыгайган көннәрендә аларны үз канаты астына алмый? Нишләп хөкүмәтебез лаеклы картлыкларын тәэмин итәрлек пенсия билгеләми?! Минемчә, милләтебезнең йөзек кашы, горурлыгы булган олуг затлар тулысынча дәүләт тәэминатында булырга тиеш. Андый хөрмәткә бик тә лаек алар.

Тик, ничек кенә булмасын, "даруларга акча җитми, балаларга, оныкларга булышырга кирәк" дигән сүзләр "Халык артисты" авызыннан әйтелергә тиеш түгел. Моның белән ул үзенең абруен төшерә. Хәер, алар сөйләрлек, талантларына хилафлык китермәслек юмор әсәрләре дә юк дәрәҗәсендә бүгенге татар әдәбиятында. Гомумән, көлке сәнгате генә түгел, милли эстрадабыз да елдан-ел вакланып, "сыегаеп" бара. Такмаклап җырлаучы урта кул автор-башкаручылар басты татар сәхнәсен. Халыкны көлдереп йөрүчеләрнең дә санаулылары гына иң нечкә зәвыклы тамашачының да күңеленә хуш килердәй мәзәкләр тәкъдим итә ала. Гомумән, әлеге жанрда иҗат итүчеләрдән бер эстрада театры артистларыннан кала, хозурланып тыңларлык, күзеңнән яшьләр чыкканчы рәхәтләнеп көлеп утырырдай бер генә сатира-юморчыны да мисалга китереп булмый. Яңа гына иҗат итә башлаган авторларның да "шедеврлары" билдән түбәнге анекдотлар дәрәҗәсеннән ары китми. Зәвыклысына һәм гыйбрәтлесенә талантлары җитеп бетми, күрәсең. Хәер, мөхтәрәм остазларыбызның кайберләре яшьләрдән дә уздырып җибәрә.

Берничә ел элек Сара Садыйкова исемендәге концерт залында Галиәскар Камал театры артистының чалбар кесәсеннән банан чыгарып күрсәтеп, бөтен залны көлдергәне мәңге онытылмаслык булып истә калган. Ә минем күңелем елап кайтты әлеге тамашадан. Шушы мәшһүр талант иясенең төрле елларда иҗат иткән образлары милли мәдәниятебезнең алтын фондында иң затлы хәзинә булып саклана ләбаса! Ә ул әнә шәһәрдән-шәһәргә йөреп, сәхнәгә чыгып кына килүче бер "йолдыз"ның (талантлы булса ярар иде) концертындагы бушлыкны тутыра. Гарьлек бит бу. Шөкер, соңгы елларда күренгәне юк. Бәлки аңлагандыр: очраклы гонорарлар бәрабәренә талантын ваклавын...

Мондый мисалларны бик күп китерергә мөмкин. Ярты гасыр дәвамында моңлы җырлары белән ничә буын милләттәшләребезнең күңелләрен сугарган, рухиятыбызны баеткан яраткан җырчыбызны, картаймыш көнендә, таш курчактай бизәп-киендереп, сәхнәгә чыгарып утыртуны да ниндидер игелек гамәле итеп кабул итәсе килми. Үз концертларына ниндидер "фишка" кую өчен генә эшләнгән очракта, бу - намуссызлык. Геройларымның исемнәрен атамавым да аларны тирән хөрмәт итүемнән. Гомумән, олыгайган көннәрендә юк-бар акчага "очсыз" кызыклар сөйләп, шамакайлар ролендә йөрүче мәшһүр артистларыбызның бауга бәйләп ияртеп йөртә торган маймыл халәтендә калуын теләми һәм кабул итми күңел. Талантларын, сәламәтлекләрен милли мәдәниятебезне үстерүгә багышлаган, халыкка армый-талмый хезмәт иткән, авылдан-авылга йөреп, салкын клубларда чыгыш ясаган мөхтәрәм затларыбыз олыгайган көннәрендә хөрмәткә лаек түгелмени?!

Ә көлке жанрында иҗат итүче язучыларыбызга җиткерәсе килгән теләк бер генә: татар юморын билдән түбән төшермикче! Гомумән, оятсызлык безнең тәгълиматыбызга, буыннардан-буыннарга күз карасыдай саклап яшәгән гореф-гадәтләребезгә, рухи кыйммәтләребезгә ят күренеш.

Рәзинә Насыйбуллина

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: