Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Билгесез хайван хатынга ташланган

Ул аны эт дип уйлап, куып җибәрмәкче булган. Бу коточкыч хәл кичә Салават районында Лаклы авылында була

Иртән эшкә китәргә җыенган хатын өй алдында бер хайван күрә. Ул аны эт дип уйлый һәм куып җибәрергә була. Көтмәгәндә хайван хатынның аягына килеп ябыша. Ничек кенә ычкынарга тырышса да, ул хатынны җибәрми. Тавышка өйдән хатынның балалары килеп чыга һәм су кондызын үтерә. Әлеге вакытта хатын дәваханәдә. Кондызларның мондый агрессив булуы - сирәк күренеш. Хайванның ни өчен үзен шулай тотуын белгечләр тикшерәчәк. Шунысы да билгеле, кондыз бер тешләгән әйберне ычкындырмый икән. Ярый хатынның балалары бу вакытта өйдә булган...

Фото:bash.news

Чыганак:Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев