ӘБИЛӘР ЧУАГЫ БЫЕЛ БУЛМЫЙ
Һава торышын күзәтүчеләр әйтүенчә быел Татарстанда әбиләр чуагы булмый.
Бу рус түбәнлегенә салкын, яңгырлы циклонның килеп утыруы белән бәйле икән. Елда көзен җылы алып килә торган Азор антициклоны исә быел Ауропа илләрендә тукталып калган. Хәзерге вакытта Ауропада шуңа җылы. Себердә дә һава температурасы югары.Бездә генә яңгыр ява, суык.Бу сентябрь буе дәвам итәчәк, диләр белгечләр. Октябрь аен коры әммә салкын булыр дигән фаразлары бар. Шулай итеп быел әбиләр чуагысыз калдык. Моңа әбиләрүзләре дә бик кайгыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев