Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Әбиләр чуагы мәшәкатьләре

Урамда - алтын көз. Табигатьнең соңгы талпыныш белән кояшлы, җылы җәй белән саубуллашкан, әле кичә генә яшеллеккә күмелеп утырган агачларны бер мизгелдә алтынсу-кызгылт төсләргә манып, кабатланмас манзара тудырган, күңелне якты да, сагышлы да хисләр белән алгысытып, төсләр-хисләр балкышында хозурлатып алган тансык мәле - әбиләр чуагы. Кемдер ял көннәрендә көзнең бөтен...

Урамда - алтын көз. Табигатьнең соңгы талпыныш белән кояшлы, җылы җәй белән саубуллашкан, әле кичә генә яшеллеккә күмелеп утырган агачларны бер мизгелдә алтынсу-кызгылт төсләргә манып, кабатланмас манзара тудырган, күңелне якты да, сагышлы да хисләр белән алгысытып, төсләр-хисләр балкышында хозурлатып алган тансык мәле - әбиләр чуагы. Кемдер ял көннәрендә көзнең бөтен гүзәллеген үзенә җыйган урман кочагына гөмбә җыярга ашыга. Ә бакчачылар кояшлы коры көннәрнең һәр сәгатен файдаланып калырга тырыша.

Беренчедән, алтын көзнең соңгы җимешләре - алмаларның кышкы сортлары өлгергән чак. Кагыйдә буларак, аларны саклау өчен агачыннан өзеп җыялар. Бик саклык белән, бер-берсенә бәрелмәслек итеп ара калдырып, агач тартмаларга урнаштыралар.

Икенчедән, уңышын җыйганнан соң, бакчаны кышка әзерләргә кирәк. Моның өчен агачларны корыган, көчсез ботаклардан һәм агач төбеннән чыккан яшь үсентеләрдән арындырырга, ягъни кисәргә киңәш ителә. Ябалдашка таба борылып үскән түбән ботаклар да киләсе уңышка файда түгел. Куакларда шулай ук көчле һәм сәламәт ботаклар гына калырга тиеш. Иң мөһим шарт: киселгән урыннарны шунда ук бакча вәре яки куертылган буяу белән капларга, ә киселгән ботакларны яндырырга кирәк. Яшелчә уңышын җыюны да үз вакытында, җиргә салкын төшкәнче өлгерергә кирәк. Кишер, чөгендер, әче торманы - сентябрь башында, ә кәбестәне ай ахырында җыю киңәш ителә.

Чәчәк түтәлләрен дә тәртипкә китерер чак. Сентябрьнең соңгы декадасында гладиолусларны казып алырга һәм роза куакларын төрле корткычларга каршы эшкәртергә кирәк. Көннәр бераз салкынаюга, суганчадан үсә торган чәчәкләрне - нарцисслар һәм тюльпаннар утыртырга була.

Сентябрь - элек-электән бакчачы календаренда күпьеллык җимеш агачлары һәм куаклар утырта торган чор. Чөнки нәкъ шушы вакытта агачларның тамыр системасы ныгып кала һәм яшь үсентеләр дә бик тиз тамырлана. Бигрәк тә алмагач, слива, груша агачлары, карлыган һәм кура җиләге утыртырга киңәш итә белгечләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев