«Әтинең эшенә бардым. Урында юк. Чит хатын-кыз янында булуы ачыкланды...»
Гөлнара яшь аралаш әтисенең югалуы турында сөйләде.
Әтисе турында сөйләвен сорагач, кызы Гөлнара шактый уйлады, бу хакта сөйләве миңа бик авыр, диде. Соңыннан әйткәнчә, ул бары тик «Поиск Василиса» төркемендәге волонтерларга хөрмәт, рәхмәт йөзеннән генә әңгәмәгә ризалашкан. Гөлнара авыр сулыш алып, туктый-туктый хатирәләрне барлый, күренеп тора – күз яшьләрен көчкә тыя.
– 1998 елны минем абыем Фәритне үтерделәр. Бу фаҗигале хәбәрне җиткерер өчен әтиемнең эшенә бардым. Урынында юк иде. Эзли башлагач, аның чит хатын-кыз янында булуы ачыкланды һәм ул безнең гаиләдән китте. Алар Чаллының ГЭС бистәсендә яшәде. Әти белән 20 ел буе бик сирәк аралаштык.
2013 елда рактан әнием үлде. Ахыргы сулышына кадәр янында булдым, аның соңгы сүзләре «әтиеңне калдырма» булды. Ул исән чагында әтиемнең гаиләсе белән аралашмый идек, ә соңгы вакытта, сәламәтлеге какшагач, хатыны миннән ярдәм сорады. Әтиемне табибларга күрсәттем, тикшеренүләр уздык – берничә микроинсульт кичергәне ачыкланды, дәваланырга, дарулар эчәргә, руль артына утырмаска куштылар. Ул вакытта Казанда аэропортта эшли идем – җаваплы вазифада, тыгыз график. Шулай да атна саен диярлек Чаллыга кайтып йөрдем.
2018 елның 20 августында әти югалды. Корбан гаете иде. Иртән котлыйм дип телефонына шалтыраттым – «недоступен». Җәй көне алар Минзәлә районындагы авылда яши иде, без дә бакчада идек, бәлки элемтә начардыр, дидем. Шәһәргә килсә, зарядкасы бетүе мөмкин. Икенче көнне иртән түзмәдем, хатынына шалтыраттым. «Белмим, төнге 2дә һава сулыйм дип урамга чыгып киткән иде, кайтмады». – диде. Үзе авылга киткән. Мин сүзсез калдым. Башыма сыймады – шулкадәр гомер бергә яшәгән кешең өйгә кайтмаганда ничек битараф калырга була?
Бар эшемне ташлап, Казаннан очып диярлек кайттым. Полициягә гариза яздым һәм әтине үзем дә эзли башладым. Вокзалда, кибетләрдә, ул яшәгән комплекста кешеләрдән сораштым, фотосын ябыштырып чыктым.
Хәтерлим, коеп яңгыр ява, мин урамда ялгызым йөрим. Күңелдә билгесезлек. Бөтен дөньясында кайгым белән берүзем калган кебек булды, – дип сөйли Гөлнара.
Балачагы үткән ЗЯБ бистәсендә ул әтисенең эзенә төшә. «Әйе, бу ир-атны кичә күрдек», – диючеләр була. Бер сатучыдан эчәргә су да сораган. Сәер булуын, үз-үзен белештерми торган хәлдә икәнен әйтәләр. Соңгы тапкыр аны гаражы янында каравылчылар күргәннәр. Шунда эз юкка чыга.
– Югалганына шактый вакыт үтсә дә, тынычланган кебек тоелсам да, әти турындагы уй һәрвакыт уяу. Яңалыкларда билгесез кеше мәете табылганын ишетсәм, хәзер дә Мәдис Зәйниевка (полиция хезмәткәре, кешеләрне эзләү буенча эшли. – Авт.) шалтыратам. Аңа һәм Комсомол районыннан Алмаз Маннапов рәхмәтләрем чиксез. Нинди генә фаразлар әйтсәм дә тикшерделәр, эзләделәр, сорауларыма һәрчак җавап бирделәр. Туганнарыңа да кирәкмәгән вакытта шундый кешелекле мөнәсәбәт тою мине коткарып калды дисәм дә ялгыш булмас.
Фаҗига Гөлнараны тагын бер кеше белән таныштырган. «Челны Поиск «Василиса» төркеменең ул вакыттагы җитәкчесе Вера Русинаны ул фәрештәгә тиңли. Төркемдәге волонтерлар интернетта ориентировка тарата, кабат гараж янындагы су буйларын, вокзалны, ташландык бакчаларны әйләнеп чыга, эссе көннәр торуга карамастан, озак сәгатьләргә сузылган эзләнүләрне дәвам итә.
– Төннәрен аеруча авыр. «Кая соң син?» дигән уй китми, баш шартларга җитә. Яңгыр яуса, суытса, әтием урынына үзем туңгандай булам. Акылдан язарга җиткәндә Вера Юрьевна, Катя («Челны Поиск «Василиса» төркеме администраторы Екатерина Денисенко. – Авт.) минем белән телефоннан сәгатьләр буе сөйләште, юатты. Аптырый идем – аларның да үз эшләре, гаиләләре бар ич, шулай да мине ташламадылар. Бу ситуация миңа кешеләрнең чын йөзен ачты. Иремнән аерылдым, Казаннан Чаллыга күчендем, яңа һөнәр үзләштерергә туры килде. Кая барып бәрелергә белмәгәндә дә әнием кебек булган Вера Юрьевна беренче булып шалтыратты, ярдәм итте.
Эзләвемне туктатмадым – ел дәвамында йортсызлар өчен приютлардан, башка шәһәрләрдәге хастаханәләрдән әти турында белештем, хәтта хәер сорап утырган бомжларга акча түләп, алардан да сораштым. Сарманнан, Казаннан әтигә охшаган кешеләр барын әйтеп шалтыраттылар, тик алар әти булып чыкмады. Ул-бу була калса дип, ДНК-тест та бирдем. Хәзерге көндә Аллаһтан бары гөнаһларын кичерүен сорыйм.
Бәлагә тарыйсын беркем дә алдан белми. Мин дә югалган кешеләрнең фотосын элек интернетта күрсәм, «Аллам сакласын» диюдән узмый идем, миңа кагылышы юк иде сыман. Хәзер беләм – мондый хәлгә калу бик куркыныч. Гади репост ясап, ягъни шул фотоны танышларыбызга җибәреп яки урамда шул кеше түгелме икән дип карансак та ярдәм итә алабыз ич».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев