Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Биш көн эчендә Яр Чаллыда дүрт кеше суга батып үлгән

Биш көн эчендә Яр Чаллыда суда батып үлүнең дүрт очрагы теркәлгән. Бу хакта бүген иртәнге киңәшмә барышында Татарстан Республикасы буенча 15 нче ФПС отряды башлыгы Рөстәм Юмагулов сөйләде. Бәхетсезлек очраклары Комсомол районы территориясендә килеп чыккан: «Батып үлүчеләр 20дән алып 48 яшькә кадәр булган ир-атлар. Җиһазландырылмаган урыннарда коенганнар. Аларның өчесе исерек хәлдә булган. Икесе – төнге сәгатьләрдә», - диде ул.

Агымдагы атна эчендә генә дә Татарстан Республикасында 18 кеше, шул исәптән бер бала һәлак булган. Ел башыннан бирле барлыгы 46 кеше үлгән, шуларның 2се-балалар. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 16 кешегә күбрәк. Яртысы диярлек җиһазландырылмаган урыннарда коенганда һәлак була. 20дән артык кеше исерек хәлдә булган.

"Исерек хәлдә коену фаҗигагә китерергә мөмкин. Балаларны күзәтүсез калдырмагыз, балаларга өлкәннәрсез су коену тыелу турында аңлатыгыз. Коену махсус җиһазландырылган урыннарда гына рөхсәт ителә. Исегездә тотыгыз, бу кагыйдәләрне төгәл үтәсәң, бәхетсезлек очрагы булмаячак. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз", - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Юмагулов чаллылыларга.

"Вәзгыять бик катлаулы. Биш көн эчендә дүрт кешене югалтырга... Аңлашыла ки, аларның күпчелеге адекват булмаган. Спиртлы эчемлекләрдән файдалану юньлегә илтми. Бу атнада температура алга таба да күтәреләчәк. 36-37 градус булыр дип көтелә, кешеләр су янына барачак. Монда гаҗәпләнерлек әйбер юк. Безнең бурыч-су коену урыннарында булган исерек кешеләрне тагын бер кат кисәтү, кирәк булган очракта җаваплылыкка тарту", - дип шәрехләде үз чыгышын шәһәр мэры Наил Мәһдиев.

 Управление информационной политики и по связям с общественностью.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X