«Битараф кала алмыйм! Солдатларга безнең ярдәм кирәк!»
Махсус хәрби операциядәге ир-егетләргә һәркем үзенчә ярдәм итәргә тырыша. Маскировка челтәрләре дә үрәләр, тәм-томнар да пешерәләр, токмач та кисәләр, коры ашлар да әзерлиләр, окоп шәмнәре дә ясыйлар.
Кемдер күңел кушуы буенча «битараф кала алмыйм» дип тә булышырга тырыша. Шундыйларның берсе – «Чаллы ТВ» телерадиокомпаниясенең сак бүлегендә эшләүче Гүзәлия Зөлкарнәева.
Һәр көнне эшкә килгәндә бу тырыш ханымга игътибар итеп китә идем. Кулы бер дә тик тормый аның – йә ул мунчалалар бәйли, йә матур итеп бисердан картиналар ясый. Баксаң, махсус хәрби операциядә хезмәттә булган ир-егетләргә үзенчә шулай ярдәм итә икән ул.
«Киленем Настя – волонтер. Ул инде күптәннән бу эш белән шөгыльләнә. Алар, берничә хатын-кыз җыелып, 23/11 йортының бер подъездында коры ашлар әзерлиләр. Киленем белән, Аллаһка мең шөкер, бик яхшы мөгамәләдә без. Кызганыч, улым гына иртә китеп барды... 8 ай булды менә... 50 яшь иде аңа»,
– дип сөйләп китте әңгәмәдәшем.
Гүзәлия апаның улы Равилдә яман шеш тапканнар.
«Бөтен ир-ат шундыйдыр инде ул... Вакытында тикшеренмәде, кирәк дип санамады. Гомумән, хастаханәләрне яратмады. Ә ашказанында рак азып яткан»,
– ди язмам герое.
Әңгәмәдәшем сүзләренә караганда, бүгенге көндә алар килене белән бер-берсенә терәк булып, изге эшләр кылып, үзләренә юаныч табалар.
«Настя миңа: «Әнием, илебездә хәрби операция бара. Без битараф кала алмыйбыз. Без булмасак, тагын кем эшләр? Ә бит хәрбиләргә һәрдаим ярдәм кирәк. Мин кул кушырып утыра алмыйм», – диде. Шулай итеп мин дә ярдәмгә кушылып киттем. Настя һәм аның командасы госпитальләр белән эшлиләр – яралы солдатларга ярдәм җибәрәләр. Исең-акылың китәр, атна саен әйбер тапшырып торсаң да җитмәс кебек... Элегрәк үзем токмач кисеп тә җибәреп тора идем. Хәзер булмый, кулларым сызлый. Шуңа да җиңелрәк булыр дип, мунчалалар бәйләргә тотындым. Анысы да бик кирәкле әйбер булып чыкты. Настя да: «Әни, үзеңне белеп кенә эшлә инде. Кулларыңа авырлык килмәсен», – ди. Мин бер утыруда 2 мочалка бәйләп куям. 30-40 данә җыелгач, Настя шалтырата да, үзе юллап, госпитальләргә солдатларга җибәрә,
– ди Гүзәлия апа.
Югарыда телгә алганымча, мунчалалардан тыш Гүзәлия апа бисердан матур итеп картиналар да ясый башлаган.
«Госпитальләрдә төрле милләт кешеләре ята. Татарларга дип Коръәннән аятьләр язып чигәм. Рус милләтеннән булган хәрбиләргә Иисус Христос сынын ясыйм. Настяга боларны күрсәткәч бик шатланды инде. «Кирәкле эш эшлибез, әни. Рәхмәт», – диде. Инде берүк дөньялар тынычлансын дим. Хәрби хезмәткә алынган һәрбер солдат үз гаиләсенә исән-сау әйләнеп кайтсын, газиз балаларыбыз әтисез үсмәсен, бер ана да бала кайгысын күрмәсен, бу мәхшәр бүтән булмасын, дип теләкләр тели-тели кул эшләре белән утырам»,
– ди Гүзәлия апа.
«Әле менә хезмәт хакы бирделәр, пенсиям дә күчте. Тагын күпләп җеп сатып алдым. Хәзер янә бәйләргә утырам»,
– диде ул миңа саубуллашканда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев