Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бию – аларның яшәү рәвеше

Бию - күңелнең сихри теле ул. Биючеләрнең бөеклеге техникада түгел, ә аларның кичерешләрендә, рухи халәтләрендә, диләр. "Болгар" дәүләт җыр театры биючеләре, Татарстанның атказанган артистлары Наил Соловьев белән Елена Зарянованың чыгышын карагач, бу сүзләрнең хаклыгына инанасың. Сәнгатьне яратучылар аларны һәрвакыт җылы кабул итә. Алар ансамбльнең генә түгел, күренекле эстрада артистлары концертларының...

Бию - күңелнең сихри теле ул. Биючеләрнең бөеклеге техникада түгел, ә аларның кичерешләрендә, рухи халәтләрендә, диләр. "Болгар" дәүләт җыр театры биючеләре, Татарстанның атказанган артистлары Наил Соловьев белән Елена Зарянованың чыгышын карагач, бу сүзләрнең хаклыгына инанасың. Сәнгатьне яратучылар аларны һәрвакыт җылы кабул итә. Алар ансамбльнең генә түгел, күренекле эстрада артистлары концертларының да күрке.

Биюгә мәхәббәт аларда кечкенәдән тәрбияләнә. Ике илдә, берсе - Россиядә, икенчесе Азербайҗанда туган яшьләрне табыштырып кавыштыручы да - бию сәнгате. Әйткәнемчә, Наил Бакуда туа. Аннары аларның гаиләсе КАМАЗ төзелеше гөрләгән Чаллыга кайтып урнаша. Әтисе автогигантта хезмәт куя. Кечкенәдән биергә яраткан Наил сәнгать мәктәбенең хореография бүлегенә укырга керә. Шунда Елена белән очраша. Аларны Татьяна Насыйбуллина, Венера Ситдыйкова, Лилия Кинзекеевалар биергә, сәхнә осталыгына өйрәтә. Шул вакытта ук педагоглар талантлы яшьләргә зур өметләр баглый.

Тормышларын биюдән башка күз алдына да китерә алмаган Наил белән Елена да хореографиядән аерылмаска карар кылалар. Мәктәптән соң 5 ел Чаллының сәнгать училищесында укыйлар. Аннары Наил бераз Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшли. Хәрби хезмәттән кайткач, "Болгар" дәүләт җыр театрына эшкә урнаша. Ә Елена шул театрда эшләп, лаеклы ялга чыга, "Хезмәт ветераны" дәрәҗәсенә ирешә. Тик яраткан эшеннән аерылмый, "Болгар"да эшен дәвам итә.

"25 еллык тарихы булган коллективыбызда Наил белән Еленаның үз урыны бар. Алар тырыш һәм талантлылар. Хезмәтләре белән яшьләргә үрнәк", - ди "Болгар" җыр театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рушания Кулакова.

"Бу биючеләрне мин Гөлдания Хәйруллина концертларында еш күрәм. Лирик һәм шаян биюләрне бик оста башкаралар. Аларга кушылып бииселәр килә. Талантлары һәм хезмәтләре өчен рәхмәт", - ди лаеклы ялдагы укытучы Нәзлия Вәҗиева. Чыннан да, Наил белән Еленаның "Эль" дуэты Гөлдания Хәйруллина, Шәфәгать Салихов, Резидә Шәрәфиева белән Равил Галиев концертларының матур бизәге булып тора. "Концертлар өчен биюләрне дә үзебез куябыз, киемнәрне дә тектерәбез. "Танкур" дип исемләнгән заманча стильдәге татар биюен, "Мәхәббәт" дип аталган партияне тамашачылар аеруча ярата", - ди Елена Зарянова.

"Болгар" ансамблендә исә алар балетмейстер Юрий Смышляев белән бергә берсеннән-берсе матур, зәвыклы композицияләр тудыралар. Төрле милләт халыклары, заманча, классик биюләрне тамашачылар җылы кабул итә. Коллектив элегрәк чит илләрдә, Россиядә гастрольләрдә еш була иде. Икътисадый тотрыксызлык "Болгар"га да кагылмыйча калмый. Хәзер алар Татарстан шәһәрләре буйлап кына йөриләр. Татарстанның халык артисты Альберт Әсәдуллин белән гастрольгә барырга җыеналар. "Санкт-Петербургта симфоник оркестрга кушылып биедек. Тере музыкага, шундый зур сәхнәдә бию җылы тәэсирләр калдырды. Аны аңлатып та булмый", - ди Елена.

Бүгенге көндә алар бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга, Җиңү бәйрәменә багышланган программаларга репетиция ясыйлар. Алар бик тә эчтәлекле, зәвыклы булачак. Концертны "Туган тел" җыры белән тәмамлыйлар. "Бу программаны мәктәп укучыларына да, өлкәннәргә дә күрсәтәбез", - ди Рушания Кулакова. - Чаллыда бию сәнгатенә зур игътибар бирәләр. Биредә аның классик, модерн, эстрада һәм башка юнәлешләре үсештә. Шунлыктан, 29 апрельдә, Халыкара бию көнендә Сара Садыйкова исемендәге концерт залында барлык иҗат коллективлары катнашында "Шәһәр бии" дип исемләнгән программа күрсәтәбез. Наил белән Елена да анда чыгыш ясап, тамашачыларны кабат үзләренең талантлары белән сөендерерләр."

Татарстанның атказанган артистлары Елена белән Наил биюне яшәү рәвеше иткәннәр. Алар һәрвакыт эзләнүдә. "Болгар" бию ансамблендә дә эшлиләр, "Дельфин" бассейнында хореография буенча тренер вазифаларын да башкарлар. Уллары Ефемий биюне яратса да, спортны үз иткән, йөзәргә йөри. 9нчы сыйныфны тәмамлагач, педагогия көллиятенең дизайнер сәнгате факультетына укырга керергә җыена.

Наил Соловьев белән Елена Зарянова өчен бию яшәү рәвеше. Алар үзләренең тормышларын биюдән башка күз алдына да китерә алмыйлар. "Сәхнәдән халкыбызга дәртле, матур композицияләр күрсәтеп, тамашачыларны матурлык дөньясына кертә алуыбыз белән без бик бәхетле", - диләр алар. Шәһәребезнең танылган биючеләренең иҗат дәрте беркайчан да сүрелмәсен!

Зөлфия ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев