Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бәхетле язучы (Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә кандидат - Факил Сафин хакында)

26 апрельдә Бөек шагыйрь Габдулла Тукай туган көндә, республикабызда аның исемендәге Дәүләт премиясенә ия булучылар билгеле булачак. Дәгъвачылар исемлегендә Чаллыдан язучы Факил Сафин да бар.

26 апрельдә Бөек шагыйрь Габдулла Тукай туган көндә, республикабызда аның исемендәге Дәүләт премиясенә ия булучылар билгеле булачак. Дәгъвачылар исемлегендә Чаллыдан язучы Факил Сафин да бар. Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин фәлсәфи бөтенлеккә ирешкән үзенчәлекле язучыларыбызның берсе. Бай тормыш тәҗрибәсе һәм күңел тарихы булган   язучы үзенең беренче әсәрләре белән үк укучылар күңелен яулап ала.

Ул балачактан ук иҗат белән шөгыльләнсә дә, чын-чынлап зур әдәбиятка 1992 елда  «Соңгы көз» повесте белән килеп керде. Китапны кулдан кулга йөртеп укыдылар. Шәхсән үзем дә әдипнең иҗаты белән шушы китабы аша таныштым. 

Кыю фикер, туры сүз, теманы тирәнтен ачу язучыга танылу китерде.  Соңрак «Гөлҗиһан», «Былбыл оясы», «Тулганай»  повестьлары, «Биек тауның башларында» романы, «Саташып аткан таң»  роман-трилогиясе, «Шәүлә» романы, «Тузганак чәчәге», «Сәфәр», «Галәм күзе» шигъри җыентыклары, балалар өчен язган әсәрләре, югары дәрәҗәдәге тәрҗемә китаплары  укучылар күңелендә йөгерек теле, бай эчтәлеге, тирән фәлсәфәсе белән урын алды. Ул утызга якын китап авторы.

  Татарстанның  халык язучысы Гариф Ахунов та 1996 елда аның таушалып беткән китабын күреп соклануын яшерми: «Кулыма Факил Сафинның  «Соңгы көз»  исемле китабы килеп керде. Кулдан кулга йөреп теткәләнеп беткән. Бәхетле китап. Язучының иң зур уңышы – укып, таушалып беткән китап», – ди.  Бу чынлап та зур бәя. Күптән түгел Сарман Үзәк китапханәсеннән шылтыраттылар. «Факил Сафинның «Биек тауның башларында» дигән китабы теткәләнеп бетте, кулга алырлык хәлдә түгел, роман тагын басылып чыгар микән, дип. Интернетта шундый язма укыдым: «Факил абыйның 20 нче гасыр ахырында язылган «Гөлҗиһан» повестын укып чыктым. Инде 21 нче гасырның беренче чирегенә җитеп киләбез, әсәр аз гына да искермәгән, укыган саен укыйсы килә. Дөресен әйткәндә, мин аны су урынына эчтем», – дип язган бер укучы. Заман сынауларын үтәрлек әсәрләр яза алган әдипкә сокланырга гына кала. Шушындый ук бәяләмәләрне башка әсәрләре хакында да әйтеп булыр иде Укыла шәһәрдәш язучыбыз китаплары, әле дөнья күрмәгән күләмле әсәрләре барлыгын беләм, нәшрият басып кына өлгерсен!

2003 елда Татарстан китап нәшриятендә Факил Сафинның «Саташып аткан таң»  роман-трилогиясе  дөнья күрә. Әлеге әсәр  әдәбиятта моңарчы күтәрелмәгән фикер һәм тема катламнары, фактик материалларның муллыгы белән аерылып тора. Лирик геройның эзләреннән йөреп,  архивларда булып, бик күп фактик материал туплап, зур көч куеп, күпъеллык эзләнүләр нәтиҗәсендә тудырылган  романны тулысынча эшләп бетерү 23 елга сузыла. Искәртеп китү урынлы булыр, бу әсәр, татар әдәбиятында, советтан соңгы чорда трилогия буларак язылган беренче киң колачлы роман иде.

Факил Сафин инкыйлабтан соңгы авыр еллар, гражданнар сугышы, ачлык, колхозлашу һәм репрессия елларын иңли-иңли, Әхмәтсафа Дәүләтъяров образы аша, дәвер язмышын сурәтли. Әсәрне язу өчен материалны тирәнтен өйрәнү, архивларда эзләнү, төп геройның туган төбәге, Оренбург ягына – туган авылы Татар Каргалысына бару, андагы кешеләр белән очрашу, мәгълүмат туплау гаять күп вакыт, тәҗрибә таләп итә.

Факил Сафинның өч китаптан торган «Саташып аткан таң»  романы – тарихи әсәр. Ул татар әдәбиятында зур яңалык итеп кабул ителә. Тормышта яшәп киткән реаль шәхесләрне әдәби әсәр җирлегендә сурәтләргә алынуы белән автор кыюлык күрсәтә. Әсәрдәге геройлар язмышы, вакыйгалар агышы, тирән фәлсәфә, җанны кузгатырлык кичерешләр, фактик материаллар белән роман тарих сабагын, ачы хакыйкатьне күрсәтеп бирә.   Әлбәттә мондый күләмле, тирән эчтәлекле әсәр, чын мәгънәсендәге биниһая зур иҗади хезмәт. Тынгысыз, тирән белемле язучы шундый зур хезмәтне башкарып чыгуы белән генә дә  иң югары бүләккә лаек.

2014 елда Татарстан китап нәшриятендә  «Саташып аткан таң»ның русча тәрҗемәсе «Заблудившийся рассвет»  китабы басылып чыкты. Һәм тиз арада китап киштәләреннән юкка да чыга.  Димәк, рус телле укучыларыбыз да әдипнең әсәрләрен укый дигән сүз.  

Факил Сафинның әдәбияткә-сәнгатькә керткән өлеше, үзе оештырган-ачкан гәҗит-журналлары, баш мөхәррир буларак башкарган эшләрен, рухи мирасыбызны барлап, дөньяга чыгарган хезмәтләре, талантлы яшьләрне үстерүдәге остазлык миссиясе, кырык еллык педагогик, җәмәгать эшчәнлеге дә игътибарга лаек.

Аның күп кырлы иҗаты турында бик күп мәртәбәле шәхесләр үз фикерләрен әйттеләр инде.

Татарстанның беренче Президенты, Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев: «Факил Миңнемөхәммәт улының күпъеллык һәм күпкырлы әдәби эшчәнлеге – дистәләгән еллар дәвамында милләтебезнең үзаңын уятуга һәм ныгытуга, әдәбиятын, телен, гореф-гадәтләрен саклауга һәм үстерүгә, милләтебезнең абруена лаек яшь буын тәрбияләүгә керткән фидакарь хезмәт үрнәге ул» – дип бәяли.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин: «Факил Миңнемөхәммәт улы күпкырлы талант иясе, күренекле язучы, мәгърифәтче, журналист, композитор, җәмәгать эшлеклесе буларак халык алдында ихтирам казанды. «Көмеш кыңгырау» газетасын, «Фән һәм мәктәп» («Наука и школа»), «Мәйдан» журналларын оештыруда башлап йөрүе һәм аларны озак еллар нәтиҗәле җитәкләве һәртөрле хуплауга лаек. Шул ук вакытта ул әдәбиятыбызга яшь буын язучыларын әзерләүдә дә көчен кызганмыйча эшли» – дип, аның әдәби һәм иҗтимагый эшчәнлегенә үз бәясен бирде. 

Олпат язучыбыз Аяз Гыйләҗев та, Факил Сафинның әсәрләрен укыганнан соң, аның һичшиксез, кулындагы каләме белән татар милләтенә, халкына намус белән хезмәт итәсенә  зур ышаныч белдергән иде: «Факил Сафин – безнең милли язучыбыз ул, иманлы язучыбыз. Аның әсәрләре халыкны уятырга ярдәм итә, мин аның татар язучысы исемен лаеклы йөртәсенә ышанам».

Классик язучыбыз Мөхәммәт Мәһдиев үзенең университетта белем биргән шәкертен 80 еллар ахыры – 90 еллар башында әдәбиятка килүче яшьләр арасында иң өметлесе дип атый. 90 еллар башында, Казан дәүләт университетында студентларга лекция укыган чакта: «Сез әле Факил Әмәк дигән талантлы язучыбыз хакында ишетәчәксез!» – дип, аның иҗади язмышына зур ышаныч баглый.

Ә инде Чаллыда яшәп иҗат иткән, үзеннән соң зур әдәби мирас калдырып мәңгелеккә күчкән күренекле шагыйребез  Кадыйр Сибгатуллинның Факил Сафин шигъриятенә биргән бәясе хакындагы фикерләре белән һәркем килешер дип уйлыйм. Менә аның фикерләре: «Факил Сафин шигырьләре – әрнүле шигырьләр. Бу әрнүле аваз аңлашыла, күңелдә теләктәшлек таба, синең әрнүең булып китә. Шул ук вакытта ул яшәүнең куанычы, шатлыгын да күрә белә. Аның шигырьләре мине нык уйландырды. Фикер таза, әйтәсе сүз тартынмыйча, туп-туры әйтелә, тәртә арасына көчләп кертелми».

Факил Сафин  бәхетле язучы. Аның иҗатын яхшы аңлаган, ышаныч күрсәткән олпат әдипләребезнең язганнарын кат-кат укып сокланасың. Мөдәррис Әгъләм, Зөлфәт, Роберт Әхмәтҗанов, Наис Гамбәр, Илдар Юзеевлар һәм башка бик күпләр аңа үз бәяләрен бирә.

2011 нче елда әдәбият сөючеләребез, Факил Сафинның  «Идел-Пресс»  полиграфия-нәшрият комплексында басылып чыккан,  шактый ук күләмле, милли гамь, рухи ныклык, акыл һәм хис бердәмлеге, көчле энергетика, фәлсәфи уйланулар, нечкә лиризм белән сугарылган «Галәм күзе»  дип аталган, шигырьләр, балладалар, поэмалар тупланган җыентыгын кулына алу бәхетенә иреште. Һәм инде әлеге китап та тиз арада үз укучыларын тапты.

Мин күктән! Йолдыз иленнән.

Ә җирдә – вакытлыча.

Җил-давыллар силәсендә

Гамьнәр галәмен кичәм.

Әлеге шигъри юлларның авторы   җил-давыллар тулы егерменче  гасыр баласы – язучы Факил Сафин,  егерме беренче гасырда  гамь галәмен кичүен дәвам итә.  Кыю адымнар белән гомер тавына менеп баручы, тормышта да, иҗатта да үзенең лаеклы урынын тапкан талантлы каләм иясе әдәбият сөючеләрне яңадан-яңа әсәрләре белән сөендерүен дәвам итә.

Ф. Сафинның «Гөлҗиһан» повесте татар әдәбиятында соңгы егерме елда иң популяр әсәрләрнең берсе булды. Әсәрдә татар хатыны Гөлҗиһанның язмышы сурәтләнә, тик әсәрне укыган һәркем төшенә торгандыр – Гөлҗиһан образы аша язучы татар халкының язмышын күрсәтә. Повесть аерым бер шәхескә генә түгел, ә халыкка карата дәвер каршылыкларын җиңеп чыгарлык рухи көчләр эзләве белән әдәбиятыбызда билгеле урын тота. Бу рухи көч гади авыл хатыны Гөлҗиһанда яшеренгән икән, автор үз героинясы мисалында кеше җанының олылыгын, тирәнлеген күрсәтә, кеше һәм кешелеклелек, җәмгыять һәм шәхес мөнәсәбәтләре, бер заманда да үзгәрмәс–югалмас кыйммәтләр хакында укучыны ныклап уйланырга, фикер йөртергә мәҗбүр итә.

Әсәр төп герой Гөлҗиһан гомерендәге, сугыш чорын да исәпкә алып, 45 еллык вакытны иңли. Героиняның язмышы исә үз чорындагы күпләрнекенә охшаш. Яратмаган кешесе Әүхәткә кияүгә чыгу, хыянәт ачысын татып, ялгыз бала үстерү, авыру бала хәсрәте, аннары онык тәрбияли башлау. 18 яшьтән 45 яшькә кадәрге гомер «бүген түзәргә кирәк, иртәгә бар да яхшы булыр» дигән өмет белән узган. Әсәр тәмамланганда да Гөлһиҗан салыначак яңа, матур өй, Шамилнең киләчәге хакындагы өмет белән кала. Повестьның төп сюжет сызыгы – Гөлҗиһанның, тормышта күп авырлыкларга дучар булып та, кешелеклелекне саклап калу тарихы ул.

Факил Сафин  «Саташып аткан таң» роман-трилогиясе, «Гөлҗиһан» повесте өчен, Татарстан Язучылар берлеге идарәсе исеменнән, 2021 ел өчен Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә тәкъдим ителде. Халык гамен иңнәрендә күтәреп, гомер үренә кыю адымнар белән менеп баручы, тарихи үткәнебез, милләтнең киләчәге, рухи дәвамы турында уйланучы, чорыбыз шәхесләренә битараф калмыйча, олы гамьнең үзенә әверелгән,  халык гаме өчен йолдыз төше шикелле янып яшәүче язучы.  Бу югары бүләккә һичшиксез лаек, дип саныйм.

Әлфия Ситдыйкова, Татарстанның  атказанган мәдәният хезмәткәре

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язучы кандидат