Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бүләккә – “Тылсымлы чәчәк”

Чаллы татар драма театры үзенең кечкенә тамашачылары өчен искитмәле Яңа ел бүләге әзерләде. 30 декабрьгә кадәр алар көн саен дүрт мәртәбә Валентин Катаевның "Тылсымлы чәчәк" әкияте буенча әзерләнгән спектакль күрсәтә. Моннан тыш, әкиятне 5-6 гыйнвар көннәрендә 10 сәгатьтә карарга мөмкин булачак. Әсәрне сәхнәгә театр актерлары, ТР атказанган артистлары Чулпан Казанлы...

Чаллы татар драма театры үзенең кечкенә тамашачылары өчен искитмәле Яңа ел бүләге әзерләде. 30 декабрьгә кадәр алар көн саен дүрт мәртәбә Валентин Катаевның "Тылсымлы чәчәк" әкияте буенча әзерләнгән спектакль күрсәтә.

Моннан тыш, әкиятне 5-6 гыйнвар көннәрендә 10 сәгатьтә карарга мөмкин булачак. Әсәрне сәхнәгә театр актерлары, ТР атказанган артистлары Чулпан Казанлы һәм Энҗе Шиһапова чыгарды. Алар үзләре сценарий да язганнар, иҗади дуэт буларак, режиссер ролендә дә чыгыш ясыйлар. Пластика буенча педагог - артист Рәзил Фәхертдинов.

Театрда шулай ук татар һәм рус телләрендә Яңа ел тамашасы уза. Монда балаларны дискотека, уеннар, конкурслар, ә җиңүчеләрне бүләкләр көтә! Аларны Кыш бабай белән Кар кызы тапшыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев