Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Бәллүр каләм - 2016”

Татарстан Республикасында журналистика һәм масс-медиа өлкәсендә "Бәллүр каләм" - "Хрустальное перо" XIX конкурсына гаризалар әле дә кабул ителә. Конкурсны "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм ТР Журналистлар берлеге үткәрүе турында "Татар-информ" МА моннан 3 атна элек хәбәр иткән иде. Бәйгегә эшләр 9 номинация һәм 2 махсус проект буенча...

Татарстан Республикасында журналистика һәм масс-медиа өлкәсендә "Бәллүр каләм" - "Хрустальное перо" XIX конкурсына гаризалар әле дә кабул ителә. Конкурсны "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм ТР Журналистлар берлеге үткәрүе турында "Татар-информ" МА моннан 3 атна элек хәбәр иткән иде.

Бәйгегә эшләр 9 номинация һәм 2 махсус проект буенча кабул ителә. Быел конкурска "ММЧ белән нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен" дигән яңа номинация өстәлгән. Әлеге номинациядә министрлыклар һәм ведомстволарның, предприятиеләр, оешмалар, шәһәр һәм район муниципаль берәмлекләренең, РФ дәүләт идарәсе органнары территориаль структураларының матбугат хезмәтләре җитәкчеләре, матбугат секретарьлары катнаша.

Конкурста катнашучыларның эшләре ТР Журналистлар берлегендә (Казан, Декабристлар ур., 179 нчы йорт, 3 нче подъезд) 15 апрельгә кадәр кабул ителә. Почта аша юллаган очракта, "Бәллүр каләм" - "Хрустальное перо" конкурсына дип искәртергә кирәк. Белешмәләр өчен телефон: (843)555-85-11, 555-76-03, 555-75-22.

Конкурсның нигезләмәсе белән http://tatmedia.tatarstan.ru/rus/zayavka-na-uchastie-v-xix-konkurse-v-sfere.htm сылтамасы буенча танышырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев