Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Блогерлардан путёвка сатып алып алданган туристларга нишләргә?

Юрист Руслан Шәймөхәммәтов киңәше.

Татарстан туристлары Дубайда яшәүче блогерлар, ирле-хатынны Илүсә белән Раушан Миңнегалиевларны мошенниклыкта гаепли. Бу хакта моннан укый аласыз. 

Акчаларын югалткан шәһәрдәшләребез белән бәйле вакыйгага ачыклык кертү өчен без юрист Руслан Шәймөхәммәтовка мөрәҗәгать иттек. Дубайга юлламасыз да, акчасыз да калган берничә кеше аңа мөрәҗәгать иткән икән инде.  Кызганычка каршы, чит илдә яшәгән вакытта блогерны җавапка тарту бик авыр икән, чөнки Россия хокук сакчылары бу эш буенча Дубайга бармый, ә Дубай полициясенең Россия счетыннан акчаларны күчерергә хокукы юк.  Зыян күргән кешеләр бу очракта үз хокукларын яклар өчен нәрсә эшләргә тиеш? Юрист болай дип аңлатты:


"Беренче чиратта полициягә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Анда үз вазыйфаларын башкармавы, ягъни кешеләрнең ышанычын начар ният белән яулап, аларның акчаларын үзенә алганы өчен әлеге блогерны җаваплылыкка тарту турында сорап гариза языгыз. 

Икенчедән, мин Татарстандагы барлык зыян күргән кешеләргә берләшергә һәм коллектив гариза язарга киңәш итәр идем. Чөнки бу очракта җинаять эшен ачу ихтималы бергә-бер арта. Ә бу үз чиратында акчаларны кайтару мөмкин дигән сүз.  Әгәр дә инде полициягә гариза язу нәтиҗә бирмәсә, гражданнар судына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр компаниянең исәп-хисап счетында яки ул блогерның картасында акчасы булса, шушы юл белән аларны кайтартырга була".
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев