Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Болгар икенче Мөселман яшьләре форумы үтәчәк

16-23 июльдә Болгар шәһәрендә чатыр лагеренда икенче тапкыр Мөселман яшьләре форумы узачак. ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин быелгы форумның катнашучылар саны буенча аерылып торуын билдерә. Беренче форумда 80 кеше катнашкан, алар арасында Татарстаннан, Башкортостан, Чуашстаннан вәкилләр булган.

Икенче форумга 200 кеше килергә теләк белдергән, тик аларның 120 се генә катнашачак. Бу яшь чикләүләре белән бәйле. "Форумда 18-35 яшьтәге кешеләргә катнашырга ярый. Безгә 14-16, 38-40 яшьтәгеләр дә мөрәҗәгать иткән иде, тик аларны кертмәдек. Яшь кысаларын билгеләгәч, ул кагыйдәләргә буйсынырга кирәк инде", - диде Камил хәзрәт.

"Форумның географиясе дә киңәйде. Быел анда Кырымнан тыш, Ханты-Манси автоном округы, Удмуртия, Пенза, Чиләбе, Мәскәү, Киров өлкәләреннән катнашучылар булачак. Татарстанның барлык районнары колачланган. Былтыр форумны беренче тапкыр уздыру барышында күзәтелгән кимчелекләрне быел исәпкә алып, төзәтеп, оештыру мәсьәләләрен тагын да яхшыртырга теләдек", - диде Татарстан мөфтие.

Камил хәзрәт форумның ачылыш тантанасы яңа резиденциядә - Галиев мәчетендә узачагын хәбәр итте. "Сюрпризлар күп булачак. Без Мароккодан зур дини тәгълиматчы, Мөхәммәд пәйгамбәр нәселеннән Абдерахим Лакрим килүен көтәбез. Ул былтыр да килгән иде. Ул көн дәвамында вакытын яшьләр белән уздырачак", - диде ул

Форумда спорт чаралары, лекцияләр, мастер-класслар, белем бирү курслары, тренинглар үткәреләчәк. Катнашучылар өчен махсус Казан буенча һәм Болгарга экскурсия оештырылачак, дип хәбәр итә http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев