Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Болгар» радиосының элеккеге дикторы Миләүшә Насыйбуллина федераль эзләүгә бирелде

Даими укучыларыбыз «Болгар» радиосының элеккеге дикторы Миләүшә Насыйбуллинаның еллар дәвамында кешеләрдән әҗәткә бик зур суммада акча алуы, аннары ул акчаны кайтармый тилмертүе турында белә инде. Кыш көне Насыйбуллинага карата тикшерү эше ачылганлыгын да хәбәр иткән идек. Узган атнада яңа хәбәр билгеле булды: Миләүшә Насыйбуллина федераль эзләүгә бирелгән! //Безнең гәҗит// Бу...

Даими укучыларыбыз «Болгар» радиосының элеккеге дикторы Миләүшә Насыйбуллинаның еллар дәвамында кешеләрдән әҗәткә бик зур суммада акча алуы, аннары ул акчаны кайтармый тилмертүе турында белә инде.

Кыш көне Насыйбуллинага карата тикшерү эше ачылганлыгын да хәбәр иткән идек. Узган атнада яңа хәбәр билгеле булды: Миләүшә Насыйбуллина федераль эзләүгә бирелгән! //Безнең гәҗит// Бу хәбәрне безгә Марат Хәйретдинов җиткерде. Насыйбуллина аңардан 2014нче елда ук 400 мең сум бурычка алган һәм шул гомердән бирле бер тиенен дә кайтармаган иде. Марат әфәнде, артыннан йөри-йөри, Насыйбуллинага карата тикшерү эше ачтыруга иреште. Тик менә бу эш судка гына барып җитә алмый калды. Кешене федераль эзләүгә тиктомалдан гына бирмиләр. Тикшерү органы шикләнелүче кешене таба алмаса, җирле эзләү чаралары бернинди файда да бирмәсә генә федераль эзләү игълан ителә. Бу очракта инде кешене бөтен Русия буенча эзли башлыйлар дигән сүз. Насыйбуллина «Эш»ен алып баручы тикшерүче Александр белән дә сөйләштек. «Март аенда тикшерү эше төгәлләнергә тиеш иде. Тик яңа фактлар барлыкка килгәч, мин тикшерүне бер айга озайттым. Насыйбуллинаның гаебен тулысынча раслау өчен барлык фактларны да яхшылап тикшереп бетерергә кирәк иде чөнки. 10нчы апрельдә отпускка киттем, әлеге «Эш»не башка тикшерүче алып калды. Без берьюлы бик күп «Эш»ләр не алып барабыз бит, шуңа күрә аерым берсен генә күз уңында тоту мөмкин түгел. Отпусктан чыккач, миңа Миләүшә Насыйбуллинаның федераль эзләүгә бирелгәнлеген хәбәр иттеләр. Аны тапканчы тикшерү эше туктатылып тора, табуга «Эш» кабат торгызылачак. Хәзер әлеге ханымны сак астына алырга тулы нигез бар инде, чөнки ул тикшерү органыннан качкан», - дип сөйләде тикшерүче. Әлеге мәсьәлә буенча аның белән элемтәдә торырга дип килештек, яңа хәбәр билгеле булгач та ул безгә хәбәр итәчәк. Ә шул вакытта федераль эзләүгә бирелгән Миләүшә ханым социаль челтәрләрдә утыра бирә. «Вконтакте» сайтындагы шәхси «бит»енә көн дә диярлек кереп чыга. «Стена»сына фотолар куя, сүзләр яза. Бер дә качып йөргән кешегә охшамаган ул. Телефоннарына гына җавап бирми. Оператив төркем Насыйбуллинаны табу буенча барлык тиешле чараларны да башкарадыр дип ышанасы килә. Укучылар арасында Миләүшә Насыйбуллинаның кайдалыгын белүчеләр, алданучылар булса, редакциябезгә шалтыратып хәбәр итсеннәр иде! tatar-today.ru

Фәнзилә МОСТАФИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X