Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Боз китү чоры: балыкчыларга куркыныч яный

Балык җене кагылганнар курку белмәс халык икәнен күреп торабыз. Зәмһәрир суыклар да, җәйге кызу да аларны бу шөгыльләреннән биздерә алмый. Әмма боз кату һәм боз эрү чорында балыкчыларның бу мавыгуларын батырлык белән түгел, башсызлык белән чагыштыру урынлырактыр. Март башында ук җылы нурларын сирпеп сөендергән язгы кояш, соңгы атналарда сирәк елмая....

Балык җене кагылганнар курку белмәс халык икәнен күреп торабыз. Зәмһәрир суыклар да, җәйге кызу да аларны бу шөгыльләреннән биздерә алмый. Әмма боз кату һәм боз эрү чорында балыкчыларның бу мавыгуларын батырлык белән түгел, башсызлык белән чагыштыру урынлырактыр.

Март башында ук җылы нурларын сирпеп сөендергән язгы кояш, соңгы атналарда сирәк елмая. Әмма төннәрен шактый суык булса да, көндезен карлар әкренләп эри. Боз китү чорына да озак калмады. Ләкин моңа да карамастан, балыкчылар үз гомерләрен куркыныч астына куя бирә.

Боз кату чорында балыкчылар коткаручыларга шактый күп проблемалар өстәгән иде инде. Берәмләп боз астына китүчеләр белән бергә, Татарстан Гражданлык оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча министрлык хезмәткәрләренә бозда берьюлы агып киткән дистәләгән кешене коткарырга туры килде. Белүебезчә, мондый хәвефле очраклар 2011 елның көзендә теркәлде. Ул чакта ярдан аерылган боз өстендә беренчесендә 202, икенчесендә - 168 балыкчы агып киткән иде. Шуннан соң берничә ел балыкчылар бераз шүрләп, куркынычсызлык чараларына игътибарлырак була башлады.

Узган елда исә бу очраклар онытылды, күрәсең. Нәтиҗәдә, Лаеш районында берьюлы диярлек ике гадәттән тыш хәл килеп чыкты. Беренчесе Кама елгасында Атабай авылы тирәсендә була. 32 кешене, бәхеткә, исән-имин ярга чыгаралар. Биредә коткару эшләре тәмамланып та өлгермәде - икенче төркем балыкчылар гомере куркыныч астына куелган булып чыкты. Бу юлы инде Лаеш бистәсе янында тагын 47 балыкчының гомеренә куркыныч яный. Сөенечкә, бу очрак та яхшы тәмамлана.

Көннәр җылытып җибәргәч, бозга чыгучылар гомеренә янә куркыныч яный башлады. Әмма балыкчыларны бу туктатмый. Алып барылган аңлату эшләренең дә нәтиҗәсе юк. Бу көннәрдә бозда балык тотучыларны кисәтү өчен Татарстанда 5 коткару посты да булдырылган.

Балыкчылар күп җыелган урыннарда - Казанда Кече көймәләр буенча дәүләт инспекциясе үзәге базасында, Лаеш районының Ташкирмән торак пукты янында, Лаешта, Чистайда һәм Минзәлә районының Мәлкән авылы тирәсендә коткаручылар кизү тора. Алар көн дә боз калынлыгын үлчи һәм кышкы балык тоту сезонын әле дә тәмамламаган балыкчыларны ачыклый.

Барыннан да бигрәк балыкчыларның бозга техникада чыгулары борчу уята. Ел башыннан снегоходларда һәм мототехникада хәрәкәт итүчеләрнең боз астына китүнең өч очрагы теркәлгән. Икесендә кеше гомере өзелмәгән. Бер очракта ир-ат һәлак булган.

Әмма боз эрү чорында балыкчылар гына түгел, ерак араны кыскартырга омтылган кешеләр гомере дә куркыныч астына куела. Әйтик, 5 апрельдә Яшел Үзәндәге паром боз кичүеннән ерак түгел 25 яшьлек ир-ат боз астына киткән. Кече көймәләр буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәре ярдәме белән генә ир-ат исән-имин ярга чыга алган.

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X