Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

БСМП да янә уникаль операция

Уникаль операцияне Яр Чаллы шәһәренең Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең травматолог-ортопедлары һәм кан тамыры хирурглары уздырдылар.

25мартта БСМП га Бөгелмә шәһәренең үзәк район хастаханәсеннән бот сөяге сыну һәм оча сөяге буынын эндопротезлау операциясен үткәрүгә юнәлеш белән пациентны кабул итәләр. Тик алдан әзерлек барышында табиблар тарафыннан пациентканың кан системасы буенча тромбалар табылган була, алар билгеләнгән операцияне үткәргән вакытта бөтен организмга таралып, кеше өчен мөһим органнарның кан әйләнешен бозып, авыр нәтиҗәләргә китерергә мөмкин була. Ашыгыч режимда, травматологлар кан тамыры хирурглары белән бергә, әлеге ханымның кан тамырларына "кава-фильтр» урнаштыру турында карар кабул ителәр Ул тромба урнашкан урыннан югарырак билгеләнә һәм теләсә кайсы вакытта өзелгән тромбны тоту һәм кан системасы буенча юлны алга таба дәвам итәргә әзер булып тора. Шуннан соң гына пациентка эндопротезлау буенча операция үткәрелә. Шунысын әйтергә кирәк, ул бик уңышлы уза. Хәзерге вакытта пациент үзен яхшы хис итә һәм Яр Чаллы шәһәре Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең бөтен медицина персоналына рәхмәт сүзләрен һәм үз вакытында дөрес кабул ителгән һәм сыйфатлы медицина ярдәме күрсәткән өчен травматология бүлеге мөдире Альберт Кутявинга аерым рәхмәт белдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев