Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

БСТның туры эфирында Рөстәм Хәмитовка кит!, дип кычкырганнар

21 август көнне Башкортстанның БСТ дәүләт телеканалында республика башлыгы Рөстәм Хәмитовка вазифасыннан китү тәкъдиме яңгырады. "Бер-ике-өч, Хәмитов, кит!" ("Раз-два-три, Хамитов, уходи!") сүзләре җанлы эфирда яңгырады. Әлеге аудиоязма Хәмитовка каршы митингта яздырылган. Аудио торак-коммуналь темасына тапшыру азагында яңгыраган. Телеканал җитәкчелеге фикеренчә, "яман ниятле кешеләр, каналның саклау системын узып, хәбәрләрдәге сюжет тавышы...

21 август көнне Башкортстанның БСТ дәүләт телеканалында республика башлыгы Рөстәм Хәмитовка вазифасыннан китү тәкъдиме яңгырады. "Бер-ике-өч, Хәмитов, кит!" ("Раз-два-три, Хамитов, уходи!") сүзләре җанлы эфирда яңгырады.

Әлеге аудиоязма Хәмитовка каршы митингта яздырылган. Аудио торак-коммуналь темасына тапшыру азагында яңгыраган. Телеканал җитәкчелеге фикеренчә, "яман ниятле кешеләр, каналның саклау системын узып, хәбәрләрдәге сюжет тавышы трегын махсус үзгәрткән".

Телеканал бу хәлне тикшерүне сорап тәртип саклау оешмаларына мөрәҗәгать иткән. "Коммерсантъ-Уфа" хәбәр иткәнчә, 22 август иртәсендә канал офисында УФСБ хәзмәткәрләре эшләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев