Шəhри Чаллы

Бөтен кеше интернетта

Бүген Русия халкының 85 проценты интернеттан файдалана икән. Бу - алга киткән күпчелек илләрдәге уртача күрсәткечкә тиң. Ә бөтендөнья челтәренә исләре китмәүче калган 15 процент гражданнар нигездә марги­наллар (яңалыкларны кабул итмәүче, үз кагыйдәләре буенча яшәүче "кыргыйлар"), төрмә­ләрдә утыручылар һәм өлкән яшь­тәге пенсионерлар. Шул рәвешле, бүген илнең икътисадый яктан актив бөтен...

Бүген Русия халкының 85 проценты интернеттан файдалана икән. Бу - алга киткән күпчелек илләрдәге уртача күрсәткечкә тиң. Ә бөтендөнья челтәренә исләре китмәүче калган 15 процент гражданнар нигездә марги­наллар (яңалыкларны кабул итмәүче, үз кагыйдәләре буенча яшәүче "кыргыйлар"), төрмә­ләрдә утыручылар һәм өлкән яшь­тәге пенсионерлар. Шул рәвешле, бүген илнең икътисадый яктан актив бөтен кешесе дә интернетта утыра дияргә була. Торак-коммуналь ху­җалык хезмәтләре өчен түләүне, шулай ук поезд-самолетларга билет алуны, кесә телефоннарына акча салуны, моннан тыш, товар сатып алуны яки товар сатуны интернет аша гына башкаручылар саны көннән-көн арту да шуны раслый.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: