Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бөтендөнья татар форумы "Татарча диктант"тагы әсәрнең алмаштырылуын хәбәр итте

Диктантта "Болын" әсәре урынына "Мин кулыма китап алам" әсәреннән өзек кулланылачак.

Бөтендөнья татар форумы рәисе Ленария Мөслимова "Татарча диктант" акциясе вакытында язылачак дип хәбәр ителгән әсәрнең башка авторның әсәре белән алмаштырылганын хәбәр итте. 

"Татар-информ"да узган матбугат конференциясендә Татарстанда яшәүчеләр Фәүзия Бәйрәмованың "Болын" әсәреннән өзек язылачак дип хәбәр ителгән иде. Ленария Мөслимова хәбәр итүенчә, аны Роберт Миңнуллиннның "Мин кулыма китап алам" әсәре белән алмаштырганнар.

"Филологлар белән бу күбрәк туры килә дигән нәтиҗәгә килдек", - диде Ленария Мөслимова "Татар-информ"га.

Татарстаннан читтә яшәүчеләр өчен Газиз Мөхәммәтшинның "Саумысыз, аккошлар!" әсәреннән өзек язачаклар дип хәбәр ителгән иде. 

Ленария Мөслимова хәбәр итүенчә, Башкортстан өчен дә аерым текст - Мостай Кәримнең "Озын-озак балачак" әсәреннән өзек сайлап алынган. 

 

 

 

 

 

https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/17/195514/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X