Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды программасы билгеле

Корылтайда Чаллыдан да 6 кеше катнашачак.

2022 елның 30 июленнән 2 августына кадәр Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды узачак. Аның эшендә Россия Федерациясенең 76 төбәгеннән һәм 35 якын һәм ерак чит илләрдән 1500 дән артык делегат һәм шәрәфле кунак катнашыр дип көтелә.

30 июльдә VIII съезд делегатлары һәм мөхтәрәм кунаклар Иске Татар бистәсендә уза торган «Печән базары» фестивалендә катнашачак.
31 июльдә съездда катнашучылар, Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан, Изге Болгар шәһәренә сәфәр кылачак.
1 август көнне «Kazan Expo» күргәзмәләр үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы утырышы узачак. Шулай ук биредә түбәндәге дискуссион мәйданчыклар эшли:

- Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел.
- Татар дөньясы һәм Ислам дине. Милли мирас.
- Татар мәдәнияте: бүгенгесе һәм киләчәге.
- Милли үзаңны тәрбияләүдә шәҗәрәнең әһәмияте.
- Гаиләнең, балалар бакчасы һәм мәгариф системасының роле.
- Татар эшмәкәрлеге һәм иганәчелек.
- Тарихи шәхесләр һәм хәзерге заман татар дәүләт эшлеклеләре: милли горурлык тәрбияләү мәсьәләләре.
- Татар төбәк тарихын һәм татар тарихи-мәдәни мирасын өйрәнү мәсьәләләре.
- Татар мәгълүмат кыры: алда торган бурычлар

Көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев катнашында VIII съездның беренче утырышы планлаштырыла.
Кичен Татарстан Республикасы сәнгать осталары концерты булачак.

2 августта «Kazan Expo» күргәзмә үзәгендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында VIII съездның пленар утырышы һәм яңа сайланган Милли Шураның беренче җыелышы үтәчәк.

«Kazan Expo» халыкара күргәзмә үзәгендә ике көн дәвамында Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллыгына багышланган күргәзмә тәкъдим ителә.

Исегезгә төшерәбез: Бөтендөнья татар конгрессының VIII корылтаенда Чаллыдан да 6 кеше катнашачак. Шәрәфле кунаклар  - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Факил Сафин, "Идел-Урал" инвалид спортчылар хәйрия фонды җитәкчесе Рәкит Әбделманов, язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова. Моннан тыш 3 кеше кунак буларак чакырулы: «Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернат» директоры Фирдүсә Әюпова, филология фәннәре докторы Әнвәр Шәрипов һәм җәмәгать эшлеклесе Тәлгать Әхмәдишин. Бу хакта тулырак биредә укый аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татарстан