Бөтендөнья татар конгрессының VIII корылтаенда Чаллыдан 6 кеше катнаша
30 июльдән 2 августка кадәр Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VIII корылтае узачак.
Бөтендөнья татар конгрессының VIII корылтаеның үткәрелү вакытын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләде. Быелгы съезд конгрессның 30 еллыгына туры килә. Чара «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә үткәреләчәк.
Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездында Милли Шура составы сайланачак. Ул 2 август көненә билгеләнгән. Корылтайга 35 илдән 1000 делегат һәм 500 шәрәфле кунак килүе көтелә.
Чаллыдан корылтайга 6 кеше бара. Шәрәфле кунаклар - Г. Тукай исемендәге премия лауреаты, Бөтендөнья татар конгрессының Чаллы делегациясе җитәкчесе Факил Сафин, "Идел-Урал" инвалид спортчылар хәйрия фонды җитәкчесе Рәкит Әбделманов, язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова. Моннан тыш 3 кеше кунак буларак чакырулы: «Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернат» директоры Фирдүсә Әюпова, филология фәннәре докторы Әнвәр Шәрипов һәм җәмәгать эшлеклесе Тәлгать Әхмәдишин.
– Өметләребез бик зурдан. Алдагысы елны корылтайда татар халкының үсеше, татар теленең киләчәге урында бик күп фикерләр әйтелде. Агымдагы елда исә шул мәсьәләне яңадан күтәреп, шул юнәлештә эшләргә исәп. Татар телен мәктәпләрдә 1-2 сәгать кенә укытып, үстерергә мөмкин түгел. Бу юнәлештә дә эшләргә күп. Аллага шөкер, Татарстан җитәкчелеге боларга күз йоммый. Татарларның телен, рухи үсешен алгы планга куеп, монда да шактый эш башкарыла. Корылтайда төрле илләрдән килгән делегатлар белән боларның барысы турында да фикер алышырга исәп тотабыз, – дип сөйләде безгә язучы Факил Сафин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев