Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бу авария ике кеше гомерен алып китте

Әни һәм өч яшьлек бала куркыныч юл-транспорт һәлакәтендә үлгән

 Түбән Камада (Соболеково боҗрасыннан 200 метр) яшь ана һәм өч яшьлек бала вафат булган. Автомобиль руле артында Яр Чаллыда яшәүче 24 яшьлек ир-ат булган. Ир-ат реанимациядә. 

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, Чаллы кешесе  төп юлда барган машинага юл бирмәгән һәм тизлек белән «ГАЗ» маркалы машинага бәрелгән. Бәрелүдән җиңел машинаны рельсларга ташлый.  Йөк машинасы руле артында Түбән Кама кешесе булган.

Һәлакәт вакытында җиңел машина пассажирлары куркынычсызлык каешларын эләктермәгән. Бала әнисе янында алдында утырган булган.

ЮТҺ урынына Түбән Кама прокуроры Ольга Купова чыкты.

18+

Чыганак: Челны-биз

Фото :Челны-биз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев