"Бу вирус дигәннәре бер яклап шәп булды әле"
Үткән айның пенсия акчасы бетеп бара. Юл акчасына вакыт җитте. Иртән ашамый-эчми генә “унберле” трамвай белән шәһәр үзәгендәге, сәгать тугызда ачылучы “Ак Барс Банк”ка кузгалдым. Ашамый-эчми кузгалуның сәбәбе билгеле инде: олы кешенең кысталуы бар.
Бәдрәфсез шәһәрдә анысы бик җайсыз бит, кая барырга белмәссең. Урамда берәр агачка ышыклансаң, полиция кесәңдә тавык чукырга тиенең юкны белмәс, штраф чәпәп куяр. Банкта эчең шартласа да бәдрәфләренә кертмиләр дә кертмиләр инде – акча оясы бит, бәлки син анда “шартлаткыч” куярсың! Иртәләп җәяү кузгалуым да үземнең файдага, бензин кирәкми, акча түлисе түгел, ерак юлны якын итеп тәпилисе дә тәпилисе.
Элекке елларда безнең шәһәрдә “Ак Барс”лар шактый иде, чат саен. Хәзер санаулы гына калдылар. Әллә бүтән банклар үрчеде, әллә үзләре шулай кирәк тапты, сирәгәйделәр. Чиратта беренче булырмын дип уйламасам да, исәбем беренче “унлыкка” керү иде. Булмады хәерсез, миннән алда килүчеләр шактый. Икенче унлыкка гына эләктем. Көн караңгы, болытлы дип тормаган кордашларым, миннән алда тәпиләгәннәр. Барыбызның да авыз-борынында аллы-гөлле авызлыклар, кулда төрледән-төрле перчаткалар. Күздә “тәрәзәләр”, колакта “колакчыннар”... Бер-беребезгә якын килү юк, кул күтәреп сәлам бирәбез дә, торабыз шулай “оҗмах” ишеге ачылганын көтеп. Бразилия карнавалына җыелган халык диярсең. Өс киемнәребез дә иске модалы. Кайсыларыбызда Хрущев заманындагы эшләпә, кайсыларыбызда Брежнев вакытындагы плащ-куртка, кайберләребездә Горбачев чорындагы “үзгәртеп тегелгән” кәчтүм-чалбар. Без карт буын азык-төлекнең дә, кием-салымның да кадерен беләбез шул. Хәзерге яшьләр кебек Европа илләре артыннан кумыйбыз.
Бу вирус дигәннәре бер яклап шәп булды әле. Корткаларның бер-берләре белән очрашканда чәтер-четер килеп гайбәт сөйләүләрен киметте. Менә хәзер дистанцияне бозып бер-береңә якын килеп кара, әлеге дә баягы кесәң кычытса, тәртип сакчылары хәзер штраф салып кулыңа кәгазь тоттырырлар. Юлга түләнәсе 500 сум гына җитмәс аңа. Шулай да телләре кычытканнар түзми, әрле-бирле йөренеп булса да, һаман да шул мескен хөкүмәтне сүгәләр. Әйтерсең лә бу җенне шешәдән хөкүмәт чыгарган! Имеш, шәһәр автобусларында дача-бакчага барганда тозлы балык кисмәгендәге кебек дыңгычлап төяп йөртәләр, иркен, зур автобуслар чыгармыйлар, чыгарганнарын каядыр сатып бетергәннәр, фәлән дә төгән... Әче телле бичәләр тетепме-тетәләр “бичара” җитәкчеләрне. Ярый әле авызларында маскалары бар, төкрекләре җилгә чәчелми. Имеш, бу чирнең килүенә байлар да, туристлар гына гаепле. Шулар гына илдән-илгә ял итәргә йөреп, яман вирус ияртеп кайтканнар.
“Мал бүлешкәндә” йоклап ятсаң шулай инде ул, үзеңнән байларны күралмый башлыйсың. Бичәләр шулай “йон тетте”, картлар авыз эченнән генә сүгенә торды, чират та ишәйгәннән-ишәя барды. Чираттагылар илледән артып, халык су буедай тезелгәч, сәгать телләре нәкъ тугызны күрсәткәндә банк ишеген чибәр генә яшь кыз ачып җибәреп, беренче өчлекне эчкә уздырды. Әһә, димәк өч оператор да эшли, чират тиз барыр дип сөенеп куйдык. Керүчеләр озак торып, тыштагыларны берәм-берәм генә кертә башлагач, бер генә оператор эшләве мәгълүм булды. Нишлисең, таныш хәл, һәр ай азагында шулай. Калган оператор кызлар йә авырып китә, яки чираттагы ялга чыга. Бу “кытлык заманда” алар урынына яңаларын каян табасың?
Корткаларга җитә калды, тагын шау-гөр килеп, чиновник-түрәләрне сүгә башладылар. Без картлар: “Шулай, шулай”, – диештек. Түземсезләр, эчләре кысталганнар, авыручылар кайтып ук киттеләр. Юлга тиешле биш йөз сум акчаны кесәмә тыгып кайтып кергәндә сәгатем унберне күрсәтә иде.
Менә рәхмәт төшкере чиратлар! Тән, баш язылган, әпитит ачылган. Ашарга-эчәргә әзерләп, өстәл янына утырганда сәгать көндезге уникене күрсәтә иде. Иртәнге ашау янга калды. Шәүвәл аенда да ураза дәвам итә, димәк. Икенче бер банктан пенсияне барып аласы булыр озакламый. Бу афәтле пандемия вакытында аларын да берләштереп, шәһәр үзәгендәге филиал бинасына күчерделәр. Карт-коры уптым җыйналышып, күңелләрен күтәрсеннәр дигәннәрдер инде. Маҗаралар монда да булыр әле иншалла. Аннан шул пенсияне алгач, барып, коммуналь хезмәтләр өчен түлисе бар. Монда да чират “рәхәтлекләре” татыйсы булыр. Халык авыз иҗатыннан ишетмәгәннәреңне ишетү үзе бер рәхәт инде ул. Бу рәхәтлекләрне түрәләрнең, чиновникларның гомердә дә татыйсылары юк бит “мескеннәрнең”.
Совет чорында чиратларда чыныккан, юклыкка туенган без карт буынны ансат кына бетерермен димә. Бирешә торганнардан түгел безнең буын. Менә хәзер язганнарымны конвертка тыгам да, заказ белән түләп җибәрү өчен тагын почтага чиратка барып басам әле. Тагын ниләр ишетермен – киләчәктә сөйләрмен.
Рәҗәб ӘХМӘТОВ. Чаллы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев