Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Булат Җиһаншин юл һәлакәтенә очраган

Әлеге күңелсез хәл Казан-Әлмәт юлында килеп чыккан. Юлдагы бозлавык аркасында Булат утырган машина юлдан очып чыгып карга барып төшә. Төшеп кенә калмый, машина Булат утырган якка ава. - Бар да яхшы, зыянлы булмады, Аллага шөкер. Руль артына үзем утырмадым, машина йөртүче белән икәү идек. Минем якка аугач, машинадан чыгу бераз...

Әлеге күңелсез хәл Казан-Әлмәт юлында килеп чыккан. Юлдагы бозлавык аркасында Булат утырган машина юлдан очып чыгып карга барып төшә. Төшеп кенә калмый, машина Булат утырган якка ава. - Бар да яхшы, зыянлы булмады, Аллага шөкер. Руль артына үзем утырмадым, машина йөртүче белән икәү идек. Минем якка аугач, машинадан чыгу бераз кыенрак булды. Үзем машина йөртә беләм, ләкин машина йөртү таныклыгым юк, укымадым, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Булат Җиһаншин. Җырчы әйтүенчә, машина аугач, узып баручы машиналар туктап ярдәм күрсәтә башлаган. "Машинаны бик озак чыгардык. Йөк машинасына трос эләктереп чыгарырга туры килде. Трос хәтта 3 тапкыр өзелде", - ди Булат. Эльвира ШАКИРОВ intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X