Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

БУРЫЧ ГАФУ ИТЕЛМИ

Илнар хәзрәт ЗИННӘТУЛЛИН, «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы

Ходай каршында кем хәерлерәк: бурычка керүчеләрме яисә кермәүчеләрме? 
– Пәйгамбәребез: «Кешегә әйбер сорап бару ул үзеңнең битеңне тырнау белән бер», – ди. Шуның өчен, әлбәттә, сорамаучы – хәерлерәк. Пәйгамбәребез тагын болай ди: «Әгәр кеше баер өчен бурычка сорап йөрсә, бу очракта ул гомергә хәерче булып калыр». Азрак аңлатып китим. Мәсәлән, имам Газали әйтә: «Тормышын яхшыртыр өчен бурычка акча алып тора икән, бу кеше – ахмак», – ди. Ашарга ризыгың, кияргә киемең, торырга урының, дару алырга, якын кешеңне җирләргә акчаң булмаса, бурычка керергә мөмкин. Ә калган нәрсәләр өчен сорау – тормышны бизәү дип атала. Бездә хәзер күбрәк тормышларын бизәр өчен акча сорыйлар. Мәсәлән, машина алу өчен. Ә бит кеше машинасыз да яши ала. Акча җыеп, үзе сатып алса – бер хәл әле, ә түли алмаячагын белә торып, бурычка чумуны, әлбәттә, ахмаклык дип атап кына була. Менә шуның өчен дә Россиядә хәзер кайтарылмаган бурычлар саны 13,5 триллионга җиткән инде. Кредит – шул ук бурычка алып тору ул. Өстәвенә хәрәм дә әле. 

 Тормышыңа куркыныч янамаса, дин буенча бурычка акча алып торырга киңәш ителми. Хәтта тыела. 

Бурычка акча сорап килгән кешене кире бору дөресме? 

– Әгәр аның нәрсә өчен алып торганын яхшы беләсең икән (әйтик, машина яңартырга, фатирны киңәйтергә), андыйларга акча бирмәскә киңәш итәм. Тормышны яхшыртырга икән – уңайсызланмыйча баш тарта аласыз. Мондый сәбәп белән алганда, гадәттә, бурычны күп вакыт озак кайтаралар. Тормышлары беркадәр алга киткәч, ул кешеләр бу бурыч турында оныталар. Акча килеп чыккан саен, аны кабат тормышны яхшыртуга тоталар. 

Бар шундый кешеләр, бурычлары була торып та, чит илгә ялга чыгып китәләр, өсләренә яңадан-яңа кием, өйләренә яңа җиһаз, техника алалар. Ә бит бурычны кайтару – беренче чиратта торырга тиеш. Игътибар итсәгез, авырлык күрүчеләр, фәкыйрьрәк кешеләр, бурычка алсалар, аны тизрәк кире кайтара. 

Тормышның ниндидер авырлыгы аркасында бурычка сорап килсәләр, бу вакытта аларны буш җибәрмәү бик зур савап санала. Әгәр сиңа шундый гозер белән килгәннәр икән, беренче чиратта шуны аңларга кирәк: бу кеше үзенең горурлыгын җиңеп, баш иеп килгән. Аны кимсетергә ярамый. Чынлап торып мохтаҗ икән, мөмкинлегең булса булышырга тырышырга кирәк. (Мохтаҗ булмаса, әйткәнемчә, «юк» дия дә аласың.) Мондый кешегә бурычка акча бирсәң, сиңа садака биргән савабы языла. Әле бит ул акчаның кире кайтмавы да мөмкин. Кире кайта торган булса да, савап барыбер язылачак. Акча алган кеше, «бер айдан кире кайтарам» дип китеп, әйткән көне җиткәч: «Әле кайтара алмыйм, бераз көтеп тора алмыйсыңмы?» – дисә, бу очракта синең садака савабың икегә тапкырлана. Әгәр инде бирә алмавын күреп, бу бурычны син аңа гафу итсәң, савап тагын да күбрәк язылачак. Тик аның үзенә дә бу хакта әйтергә кирәк. 

Шәригать ягыннан караганда, туганыңа акча биреп торуның савабы ике-өч тапкыр күбрәк. Тик туганлык хисләрен саклап кала алганда гына моны эшләргә кирәк. Кешеләр хәзер зәгыйфь: аларның йөрәге акчага, малга бәйләнгән. Бурычны кайтармасалар, аралар бозылу да бар. Шуңа да якыннарыңа бурычка биреп тору тагын да четрекле. 

Галимнәр, дустыңа бурычка биреп торма, диләр. Аңа акча биреп, ул сиңа кайтара алмаса, кәефең китәр дип түгел. Түләр вакыты җиткәч, исенә төшерерсең дә: «Мин аны болай да кайтара идем бит», – дип, ул үпкәләр, арагыздан кара мәче узар, диләр. 

Бурычка алып, аны кире кайтармаучылар Ходай каршында гөнаһлы саналамы? 

– Әгәр кеше бурычын кайтармаса һәм син аны гафу итмәсәң, ә ул кинәт вафат булса.... Ислам дине буенча, мондый очракта, мираска бүлә башлаганчы, иң беренче аның малыннан бурыч түләнә. Малыннан да бурыч кире кайтарылмаса, ул аны теге дөньяда – Кыямәт көнендә кире кайтарачак: үзенең изгелекләрен-савапларын сезгә бирәчәк. Изгелекләре юк икән, сезнең гөнаһларны үзенә алачак. Пәйгамбәребез: «Бурыч беркайчан да гафу ителми», – ди. Акча биреп торган кеше гафу итмәсә, Аллаһы Тәгалә аны гафу итә алмый. Хәтта шәхитләрнең (ә алар Аллаһ юлында вафат булучылар – урыннары турыдан-туры җәннәттә санала) бурычлары да гафу ителми. 

Шул ук вакытта бурычны кайтара алып та, моны эшләргә ашыкмаучыларны «залим» дип атый Пәйгамбәребез. Гаделсез кеше, ягъни мәсәлән. Мондый кешегә карата ислам дәүләтендә, әлбәттә, чаралар күрелә – малы тартып алына. 

Кешегә бурычка бирәсең икән, ул акчаның кире кайтмаслыгы белән ризалашсаң гына бирәсең. Дөрес, шәригатьтә мондый әйбер юк. Акча биргәндә күңелеңә авыр булмасын өчен галимнәр биргән рухи киңәш кенә бу. Беренчедән, югалтуы белән ризалашырлык сумманы гына бирү кирәк. Әгәр ниндидер зур сумманы югалту белән килешмәячәксең икән, син аны кешегә бурычка бирмә генә. Ул акча йә кайта сиңа, йә юк. Төрле хәлләрнең килеп чыгуы бар тормышта. Бурычка алган кеше сине алдап йөрергә дә мөмкин. Авыр хәлгә калып: «Теләсәң нәрсә эшләт, бернәрсәм юк, бирә алмыйм», – диюе дә бар. 

 

http://syuyumbike.ru/tatar-doniyasy/goref-gadet/?id=8383

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X