Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бурычны үтәдек

Быелгы урак Тукай районы тарихында алтын хәрефләр белән уелып калачак – бөртеклеләрдән тулаем 175 мең тонна уңыш җыюга ирештек, гектарыннан уртача 40,4 центнер икмәк алдык. Бу – республикада иң югары күрсәткеч. Барыбызга да билгеле, быел урып-җыю катлаулы булды. Шулай да авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре менә шундый югары нәтиҗәләргә ирешә алдылар. Район башлыгы Фаил Камаев, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары бүген эшчәнлекләренә нәтиҗә ясый, үз тәэсирләре белән уртаклаша.

Фаил КАМАЕВ, 

район башлыгы:
– Тукай районының авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре узган елдан ук нигез салынган уңышны тулысынча җыеп алуга иреште. Хуҗалык җитәкчеләре эшне алдан күреп планлаштырдылар, системага салып башкардылар. Техника көче, кеше ресурслары да зур роль уйнады. Аллаһ тарафыннан бирелгән кечкенә бушлыкта – коры көннәрдә бик күп эш башкарып чыктылар. Бер командада бердәм булып эшләүнең нәтиҗәсе куанычлы – җыелган икмәк күләме һәм гектарыннан чыккан уңыш күрсәткече буенча Тукай районы республикада беренче! Моны мин тарихи вакыйга дип исәплим. Әлеге олы эшне район башлыгы, хуҗалык җитәкчеләре генә башкарып чыга алмый, бу авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче һәркемнең намуслы хезмәте. Ел буе фидакар хезмәт куеп, шушы көнне алар үзләре якынайтты.
Тукай районының күпчелек хуҗалыклары орлыкчылык белән шөгыльләнә. Шуңа күрә икмәкне җыеп алу гына түгел, сыйфатлы итеп җыеп алу бик мөһим. Бөртекне агрегатлар ярдәмендә киптергәнгә караганда, аның табигый шартларда кибүе яхшы. Ашлыкны җыйганда боларның барысы да исәпкә алынды һәм амбарларга сыйфатлы орлык керде. Узган елга караганда 40 мең тоннадан артык икмәк җыеп алдык. Хуҗалыклар өчен 300 млн сумнан да ким булмаган өстәмә керем дигән сүз бу.
Билгеле, урак тәмамлану белән генә эш бетми. Ул авыл хуҗалыгы тармагында ел әйләнәсе дәвам итә. Бүген киләсе ел уңышына нигез салынды. 12 мең гектардан артык мәйданда көзге культуралар чәчелеп, матур гына тишелделәр. Язгы чәчү өчен орлык әзерләү, калибрлау, кышкы саклауга кую эшләре бара.
«Кама» агрофирмасында шикәр чөгендере алу дәвам итә. Әйтергә кирәк, бөртеклеләр буенча да барлык уңышның өчтән бер өлеше «Кама» агрофирмасына туры килә. «Агрокөч» холдингы составында эшләүче әлеге агрофирма быел 64 мең тонна ашлык җыйды. Агрофирма игенчелектә югары технологияләр кулланып, сыйфатлы орлык әзерли.
Калган хуҗалыклар да, шул ук вакытта кечкенә фермер хуҗалыклары да калышмады. Әлбәттә, аларда минераль ашламалар кертү, техника паркын яңарту «Кама» агрофирмасындагы, «Гигант», Сәйдәшев исемендәге хуҗалыклардагы кебек түгел. Ләкин алар да иген үстерүдә матур гына күрсәткечләргә ирештеләр.
Терлекчелек тармагына килгәндә, Тукай районы аграрийлары өчен бу өлкәдә дә ел уңышлы килде – тиешле күләмдә сыйфатлы азык әзерләүгә ирештек. Яхшы азык ашаган малның сөте дә күп була. Бүген исә силос салу белән шөгыльләнәбез.
Хуҗалыкларга нәселле, югары продуктлы терлекләр кайтты, яңа саву заллары сафка басты. Үткән ел ахырында Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта шундый яңа комплекс эшләп китте, быел «Ярыш», «Гигант» хуҗалыкларында саву заллары төзелде, «Миңнехуҗин» крестьян-фермер хуҗалыгында шундый объект төзелеп килә. Заманча яңа техногияләргә нигезләнеп эшләү продукциянең күләмен һәм сыйфатын арттыруга китерә. Хуҗалык җитәкчеләре шуны аңлап эшли белә. 
Кече эшмәкәрлек өлкәсендә дә хәрәкәт бар. Район җитәкчелеге аларга дәүләт программаларына катнашырга булышлык итә. Күләмле эшнең нәтиҗәсен киләсе елларда күрәчәкбез. Минемчә, авыл кешесенең үзмәшгульлегеннән тәм табып яшәве бик яхшы күренеш.
Шушындый матур күрсәткечләр белән уракны тәмамладык. Аграрийлар үзләренең эш нәтиҗәсе белән Тукай районын алга чыгарды. Район җитәкчелеге тарафыннан да моңа җавап булырга тиеш. Быел авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көнен тагы да зуррак итеп үткәрергә планлаштырабыз.
Гади авыл халкына, эш кешесенә чын күңелемнән зур рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Җыеп алган уңышның куанычын күрергә язсын. Гомумән, икътисад булмаса, эшләргә белгечләрең, өстәмә табышың булмаса, бәйрәм итеп тә булмас иде. Эшләргә кирәк. Эшләгән эшнең нәтиҗәсен күреп, ял итә дә белергә кирәк.

 

Риф ИМАМОВ, 
«Гигант» хуҗалыгы җитәкчесе:

– Без 7,5 мең тонна икмәк җыюга ирештек, уңышлылык та югары. Мондый мул ашлык алу – ел буе куйган хезмәтнең нәтиҗәсе. Без бу күрсәткечкә 365 көн буе килдек – көздән җир эшкәртүдән башлап, уракны тәмамлаганчыга кадәр көчне дә, финансларны да җәлләмәдек. Быел минераль ашламалар да күбрәк күләмдә тупланды. Тулаем алганда, быел мин аграрийлар өчен ел уңышлы булды дип исәплим. Яз җылы, җәй генә бераз салкынча һәм дымлы булды. Әмма бу күренеш чәчүлекләрдәге корткычларны киметүгә ярдәм итте. 
Уракны уңышлы башкарып чыгуда кеше факторы зур роль уйный. Гомумән, авыл хуҗалыгы тармагы өчен кадрлар мәсьәләсе актуаль. Бездә бу мәсьәлә хәл ителгән. Безнең өчен беренчел бурыч – яхшы белгечләрне яшәү урыны белән тәэмин итү, хезмәткәрләргә вакытында лаеклы хезмәт хакы түләү. Бүгенгә хуҗалык тулысынча техника белән тәэмин ителгән – һәрберсенең үз хуҗасы. Бер техникада аерым бер кешенең эшләве, аны ремонтлап, карап торуы җитештерүчәнлекне дә арттыра, техниканың таушалуына да юл куймый. Бу икътисади яктан бик отышлы. Орлыкчылык белән шөгыльләнүче хуҗалык буларак, без бөртеклеләрнең күп өлешен орлыкка салдык. Бәяләргә тотрыклылык булмыйча, яңа елга кадәр ашлыкны сатмый торабыз. Быел җитештерү мәйданын киңәйтү буенча да зур эшләр башкарылды. 80 млн сумга якын акча төзелешкә тотылды – яңа саву залы, бозаулау бүлеге булган яңа торак, 3 мең тонна ашлык сыйдырышлы склад төзелде, 250 башка исәпләнгән торак реконструкцияләнде. Орлык һәм ашлык сатудан кергән акча белән хуҗалыкның икътисадын тагын да ныгытырга планлаштырабыз.

 

Раушан ХАРИСОВ, 
«Кама» агрофирмасы җитәкчесе:

– Урак башында һава торышы белән бәйле авырлыклар булды: әледән-әле килеп яуган яңгырлар тулы көчкә эшләү мөмкинлеге бирмәде. Шөкер, август азагы һәм сентябрь башы коры, җылы килде. Шул аралыкта барлык көчләрне туплап, уракны уңышлы башкарып чыктык. Басуда барлыгы 38 комбайн эшләде. 14,8 мең гектар мәйданнан 64 мең тоннага якын ашлык җыеп алдык. Бөртеклеләрнең гектарыннан уртача 44 центнер уңыш чыкты, 71әр центнер алган кишәрлекләр дә булды.
Бүген 50 мең тонна орлык чималы орлык заводына кайтарылды. Биредә бөртекләр беренчел чистарту уза, киптерелә, саклау башняларына озатыла. Кышкы чорда орлык калибрлана: зурлыгы, озынлыгы, киңлеге, йомрылыгы һәм авырлыгы буенча бүленә. Бөртекләр кабул ителгәннән башлап, чәчүгә һәм сатуга чыгарылганчы лабораториядә контрольдә тотыла. Завод «Агрокөч» төркеме җәмгыятенә кергән агрофирмаларны элиталы орлыклар белән тәэмин итәчәк.
Урак тәмамлануга карамастан, агрофирма кырларында эш дәвам итә. Игенчеләр рапс уңышын җыя, чиратта – нут һәм соя культуралары. Тагын 1,8 мең гектардан шикәр чөгендере уңышын җыеп алу максаты тора. Бүген чөгендер басуында барлыгы өч комбайн эшли. Зәй шикәр заводына 64 мең тонна татлы тамыразык озатылды.

 

Марат САФИН, 
Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе:

– Өлкәннәр юкка гына һәр эшнең ахыры хәерле булсын дип теләми бит. Ахыры хәерле, димәк, эш тиешле дәрәҗәдә, уңышлы башкарылган. Быелгы урак нәтиҗәләре турында сөйләшкәндә дә шулай. Игенчеләр язын һәр елдагыча бөтен шартына туры китереп бөртек чәчте, тәрбияләде. Шуңа өстәп, җәе дә уңай килде. Уракка төшкәч туктаусыз яуган яңгырлар гына күңелгә шом салды. Иген язмышын, хуҗалыкларыбыз язмышын куркыныч астына куйды. Икенче яктан, бу хәл авыл халкын берләштерде генә. Һәркайсыбызны профессиональлектә, хезмәтебезгә бирелгәнлектә, хәтта кешелек сыйфатларыбызны, характерыбызны сынады. Көннәр аязуын бар кеше зур түземсезлек белән көтте. Һәрбер белгеч үз урынында зур җаваплылык белән эшләде. Басуда эшләр югары темпта барды. Егетләр юкка-барга туктап тормадылар, кем әйтмешли, көнне төнгә ялгап эшләделәр. Шулай булмаса, ике атна эчендә уракны тәмамлап булыр идемени? Мин бүген һәр хезмәткәремә рәхмәтле. Ә Тукай районының республика күләмендә ашлык күләме буенча беренчелекне алуы чын-чынлап ихтирамга лаек. Димәк, бездә булдыклы, эшчән кешеләр яши.

 

Рәсим ШӘЙХАТТАРОВ, 
«Ярыш» авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе:

– Мин 37 ел авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куям. Шуның 26 елы – «Ярыш» хуҗалыгында җитәкче вазифасында. Шул дәвер эчендә быелгы кебек икмәк күргән булмады. 1221 гектар чәчүлек мәйданнан 5,5 мең тонна бөртек җыеп алдык. Бу – гектарына уртача 45 центнер дигән сүз. 
Иң мөһиме – икмәк басуда калмады, амбарга кайтарылды. Һава шартлары язын да куркытып алды, җәен тоташ яңгырлар борчуга салды. Ләкин Аллаһы Тәгалә вакытын бирде. Дөрес, игенчеләребез үзләре дә көнне төнгә ялгап эшләде. Игеннәрне ашлау буенча бик күп эшләр башкарылды. Бүген, аллага шөкер, складларыбыз ашлык белән тулы. Хәзерге вакытта аны орлыкка салу бара. Урып-җыю чорында басу түреннән кайтып кермәгән, амбарларда ашлыкны кабул итеп, чистартып, урнаштырып торган һәркемгә олы рәхмәтемне әйтәсем килә. Һәрберсенең хезмәте мактауга лаек. Быел икмәк суктыруда басуда дүрт комбайн эшләде. Әнвәр Ногманов «Акрос-585» комбайнында 25328 центнер, Динар Шәйхаттаров «КЗС-812»дә 16295 центнер, Гыймазиев Илфат «Дон-1500» комбайнында 14984 центнер ашлык суктырды. Фәнис Шәмсиев «КСУ-1» чапкычында барлык мәйдандагы бөртеклеләрне екты. Узган ел әлеге хезмәткәребез Президент премиясенә дә лаек булган иде. 
Авыл хезмәте җиңелләрдән түгел. Көч куймасаң, яхшы уңыш та алып булмый. Аллага шөкер, бер урында таптанмыйбыз. Әле менә 200 башка исәпләнгән саву залы төзедек, бүген-иртәгә маллар кертәбез. 200 баш терлек сыешлы фермага реконструкция үткәрдек. Бөртек складына нигез сала башладык. Булган малның кадерен белеп, хезмәтебезнең әҗерен күреп, сөенеп яшәргә насыйп булсын.

 

Ришат ХАТЫЙПОВ, 
«Р-Агро» хуҗалыгы җитәкчесе:

– Урак чорында Табигать-Ана яңгырлы көннәр алып килсә дә, соңрак икмәкне җыярга коры көннәрне дә бирде. Гектарыннан уртача 36,5 центнер уңдырышлык белән 6,1 мең тонна ашлык җыеп алдык. Икмәк сатудан кергән акчаны «Ягуар» һәм «Макдон» комбайннары сатып алуга юнәлтергә планлаштырабыз. Яңа саву залы төзү планнары да бар. Хәзер игенчеләр 400 гектар мәйданны биләгән кукуруз басуында эшли – силос салабыз. Яшелчәчелеккә килгәндә, чөгендерне тулысынча җыеп алдык, хәзер хезмәтчәннәр бәрәңге, кишер алу белән мәшгуль. Октябрь аенда кәбестәгә тотыначакбыз.

 

Равил МИҢНЕХУҖИН, 
«Миннехуҗин» крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе:

– Хуҗалыкның 1100 гектар чәчүлек җирләре бар. Шуның 470 гектары – көзге культуралар мәйданнары. Әлеге 470 гектар җир 27 ел буе ташландык булып яткан. Без бу участокны узган ел көздән әйбәтләп эшкәртеп чәчтек. Махсус шуның өчен яңа техникалар – өч К-700 тракторы һәм ике чәчү комплексы алдык. Беренче уңыш аеруча сөендерде, барлык өметләрне аклады – гектарыннан уртача 52 центнер бөртек җыюга ирештек. Урак вакытында техника да, кадрлар да сынатмады.
Хуҗалыкта кадрлар мәсьәләсе аерым игътибарда – алар өчен йортлар төзибез. Бүген дүрт йорт тулысынча әзер, бу эш алга таба да дәвам итәчәк. Узган ел Кировтан ашлык киптерү җиһазы алдык, ул да үзен аклады. Бүген кырдан кайткан 4,3 мең тонна ашлык тулысынча чистартылып, калибрланып саклауга куелды. Иштирәк авылы янәшәсендәге 650 гектар ташландык җирне эшкәртеп чәчтек. Бүген тигез шытымнарны күзәтергә була. Терлекчелеккә килгәндә, 126 баш нәселле терлеккә исәпләнгән саву залы төзелә. Ике атнадан ул сафка басачак. Бүгенгә тулаем савым 1400 литр, алга таба күрсәткечне тагын да арттырырга планлаштырабыз.

 


Минталип МИҢНЕХАНОВ, 
«Миңнеханов» крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе:

– Аллаһ Тәгалә тарафыннан бирелгән коры һәм аяз унике көндә бөртеклеләр уңышын җыеп алдык. Арыш гектарыннан уртача 43 центнер чыкты, язгы бодайдан уртача 48 центнер уңыш алдык. Югары уңышка ирешү агротехник чараларны вакытында үтәүдән, ышанычлы, заманча техника кулланудан торды. Һәр елдагыча, комбайнда үзем эшләдем. 800 центнер ашлыкны тиешле дәрәҗәгә китереп орлыкка салдык. Беренчел чистартуны узган 8 мең центнер ашлыкны килограммын уртача 8 сумнан «Чаллы икмәк продуктлары комбинаты»на озаттык. Киләсе елларда җыеп алган ашлыкны яңа елга кадәр сакларга исәп бар. Моның өчен, билгеле, киптерү җайланмасы алырга кирәк. Яшелчәләргә килгәндә, «икенче икмәк» уңышы да сөендерде – гектарыннан уртача 450 центнер бәрәңге алабыз. Әлегә 90 гектарның 10ысын казыдык. Яңа уңышның 200 тоннасы инде Яр Чаллы шәһәренең мәктәп һәм балалар бакчаларына озатылды. Быел беренче тапкыр чөгендер, кишер чәчеп карадык. Аларның да уңышы яхшы. Яшелчәләр тулысынча кырдан кайтарылгач, хуҗалык базасында эшләүче «Бердәмлек» кулланучылар кооперативында яшелчәләр юылып, төргәкләргә төрелеп, эре сату челтәрләренә озатылачак.


Илнар КАДЫЙРОВ, 
«Вилданов» крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе: 

– 2019 ел урагы безнең өчен зур сынау булды. Шулай да узган елга караганда гектарыннан уртача 6 центнерга күбрәк икмәк алуга ирештек. Урып-җыюда яшь егетләр эшләде. Әле күптән түгел генә 18 яшьләрен тутыруга карамастан, аларның тәҗрибәләре җитәрлек. 12 яшьлән үк әтиләде, абыйлары янәшәсендә ярдәмче булып, техника, урып-җыю нечкәлекләрен үзләштерделәр. Амбарларга 3 мең тоннадан артык ашлык кайтарылды. Икмәкнең бер өлешен мал азыгына кышкы саклауга куйдык, калганы сатуга планлаштырыла. 

 

 

 

http://tukai-rt.ru/news/yanjaliklar/burychny-tdek

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев