Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бурычлыларны табиблар да “аулый”

Россиянең юстиция министрлыгы хөкүмәткә бурычларын (штрафлар, алимент, башка түләүләр) түләмәүче гражданнар белән көрәшүнең яңа проектын әзерли. Шул исәптән, халыкның медицина һәм финанс базаларына үтеп керү иреген дә тәкъдим итә. Яңа проект суд приставларына бурычлылар турындагы мәгълүматны вакытлы басмаларда нәшер итү, эш бирүчеләрне искәртү хокукын да бирә. Шулай ук суд приставлары...

Тик иң мөһим яңалык - бурычлыларга дәвалау учреждениеләрендә дә тынгылык булмаячак. Ул гына да түгел, юстиция министрлыгы бурыч акчаларын түләтүгә журналистларны да җәлеп итәргә җыена. Өстәвенә, югалган балалар, шулай ук җинаять эшләре буенча җавапка тартылучыларны эзләп, җавапка тартуда да "дүртенче власть" вәкилләренең ярдәменә өметләнә. Сүз дәүләт һәм җирле үзидарә органнары карамагындагы массакүләм мәгълүмат чараларында ашыгыч игъланнарны түләүсез бастыру турында бара.

Бүгенге көндә бурычлыларга каршы көрәш алымнары турында фикер алышу бара. Үз тәкъдимнәреңне норматив актларның хөкүмәт порталына урнаштырырга, башкалар фикере белән дә танышырга мөмкин. Яңа проект суд приставларының вәкаләтләрен тормышка ашыруда килеп туган киртәләрне юкка чыгаруны, бурычлы гражданнарны һәм югалган балаларны эзләп табуны тизләтер дигән өмет бар.

Шушы ук чаралар суд приставлары федераль хезмәтенә медицина учреждениеләрендә саклана торган мәгълүматны соратып алу хокукын бирә. Әйтик, бурычлы кеше шифаханәгә мөрәҗәгать итү белән, теркәү бүлеге хезмәткәре бу хакта суд приставына хәбәр итәргә тиеш.

Суд приставлары шулай ук РФ Пенсия фонды аша бурычлының эш һәм уку урыны турындагы мәгълүматны соратып алачак. Нәтиҗәдә, бурычлының эш бирүчесенә һәм укыган урынына штрафлар түләү турындагы беркетмә җибәрелә. "Билгеләнгән вакытка административ штраф суммасы түләнү турындагы мәгълүмат җиткерелмәсә, бурыч түләтү турындагы карарга кул куйган судья, орган, вазыйфаи зат әлеге карарның икенче нөсхәсен әзерләп, оешмага яки бурычлыга хезмәт хакы, пенсия, стипендия түләүче затларга җибәрә" диелә ведомство материалларында.

Исегезгә төшерәбез: Россиядә моңа кадәр дә бурычларны мәҗбүри түләтү чаралары шактый иде. Әйтик, приставлар бүген штрафлар һәм башка түләүләр бурычы 10 мең сумнан арткан гражданнар һәм шәхси эшмәкәрләрнең чит илгә чыгуын тоткарлау хокукына ия. Моннан тыш, юстиция министрлыгы салымнар, җыемнар һәм штраф бурычларын, шулай ук алимент түләмәүчеләрне, җинаять кылудан килгән зыян суммасын тоткарлаучыларны машина йөртү хокукын алуга имтиханнарга кертмәскә кирәк, дигән тәкъдим белән чыккан иде.

Юстиция министрлыгының закон проектына карата суд приставларының федераль хезмәте биргән бәяләмәдә әйтелгәнчә, "2016 елның беренче кварталына административ штрафларны мәҗбүри түләтү турындагы 17,5 млн башкарма эш теркәлгән. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда - 35,2 %ка, ә 2014 елның беренче кварталы белән чагыштырганда 90,7%ка күбрәк.

Әлбәттә, алда яңгыраган тәкъдимнәргә, гомумән, яңа проектка шикләнеп караучылар да җитәрлек. Танылган адвокат Виктор Бородин әйтүенчә, халыкның күпчелеге хәерчелек чигендә торган чорда, бәлки халыкның тиеннәрен "селкеп талау" бәрабәренә дәүләт казнасын тулыландырырга тырышу кирәк тә түгелдер.

Ә менә Вера Ефремова юстиция министрлыгы тәкъдим иткән чараларның нәтиҗәлелегендә шикләнми. "Массакүләм мәгълүмат чараларын һәм интернет ресурсларын бурычлыларны эзләү турындагы белдерүләрне бушлай урнаштыруда файдалану күптән кирәк иде", ди. Аның фикеренчә, яңа проект җавапка тартылган кешеләрне эзләп табуны һәм башкарма документлар нигезендә бурычларын түләтүне бермә-бер тизләтәчәк. Бүгенге көндә эш күләме зур булу аркасында, башкарма эшләр, нигездә, 3-5 елга сузыла, дип ачыклык кертә эксперт. Шул ук вакытта табибка ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән шифаханә авыруның матди хәле турында мәгълүмат бирми. Ә инде хастаханәдә дәваланучы авыру янына барып, бурыч түләвен таләп итү, минемчә, бөтенләй миһербансызлык, ди юрист. Фикерләр төрле, кайсысы хаклы икәнен вакыт күрсәтер. Яңа проект 2017 елның июлендә гамәлгә керә.

Рәзинә Насыйбуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев