Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бурычлыны эшкә алмыйлар

Русиянең Кредит тарихлары бюросы белдергәнчә, илдә хезмәткәрләрне эшкә бурычка батканмы-юкмы икәнен тикшереп алучы оешма-предприятиеләр саннары нык арта бара икән. Шул рәвешле, компанияләр үзләрендә эшләячәк кешеләрнең ышанычлымы-түгелме икәнлекләрен ачыклыйлар.

"Мондый практика Көнбатыш илләрендә күптән кулланыла инде. Бу бигрәк тә зур акчалар белән эш итә торган оешмаларга карый. Хуҗалар бурычка баткан кешене эшкә алып, компания эчендә акча үзләштерү, урлау ихтималына юл куймас өчен үзләренчә шулай сакланалар ", - ди Бюроның директор урынбасары И.Лисянский. Аның сүзләренә караганда, Кредит тарихлары бюросы аша җитәкчеләр бигрәк тә менеджерларны, финансчыларны, сату-алу бүлекләре хезмәткәрләрен тикшерәләр икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев