Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бурычыңны вакытында түлә

Бу­рыч­ка кер­мә, дип, акыл өй­рә­түе ан­сат, әл­бәт­тә. Лә­кин, ашы­гыч рә­веш­тә күб­рәк ак­ча ки­рәк бул­ган­да, банк­лар­га, ту­ган­на­ры­ңа һәм дус­ла­ры­ңа мө­рә­җә­гать итү та­би­гый хәл. Тик, бу­ры­чың­ны суд прис­тав­ла­ры һәм та­гын да яма­ны - кол­лек­тор­лар "җа­ның­ны чәй­ни" баш­ла­ган­чы кай­та­ру хә­ер­ле.

"Тат­ме­диа" рес­пуб­ли­ка агент­лы­гын­да уз­ган мат­бу­гат кон­фе­рен­ци­я­сен­дә Суд прис­тав­ла­ры фе­де­раль хез­мә­те­нең Та­тар­стан бу­ен­ча ида­рә­се җи­тәк­че­се урын­ба­са­ры ва­зи­фа­сын баш­ка­ру­чы Эль­ви­ра Ла­ба­шо­ва сөй­лә­вен­чә, суд прис­тав­ла­ры ел ба­шын­нан 1 421 117 баш­кар­ма эш бу­ен­ча төр­ле дә­рә­җә­дә­ге бюд­жет­лар­га 1 858 162 000 сум бу­рыч­ны кай­тарт­кан.

- Ун мең сум һәм ан­нан да күб­рәк бу­ры­чы бул­ган ке­ше чит ил­ләр­гә ко­ман­ди­ров­ка­га яки ту­рист­лык сә­я­хә­те­нә Рос­сия чик­лә­рен­нән чы­га­рыл­мый. Та­тар­стан­да бы­ел 22627 ке­ше­гә шун­дый чик­ләү кул­ла­ныл­ды, алар­ның го­мүм бу­ры­чы - 8 мил­ли­ард 665 мил­ли­он сум, ди Эль­ви­ра Ла­ба­шо­ва.

Чит ил­гә сә­фәр­гә җы­ен­ган­да, бу­рыч­ла­рың­ны бер-ике ай ал­дан бе­те­рү хә­ер­ле, чөн­ки, исе­мең­не бу­рыч­лы­лар­ның "ка­ра исем­ле­ген­нән" сы­зу про­це­ду­ра­сы шак­тый ва­кыт­ны ала.
Чит ил­гә ту­рист­лык сә­я­хә­те­нә ба­рыр­га җы­ен­га­ным юк әле, дип, ты­ныч­ла­ныр­га ашык­мыйк. Та­тар­стан­да ел ба­шын­нан 179 мил­ли­он 233 мең сум го­мүм бу­ры­чы бул­ган 1360 ке­ше­нең тран­с­порт ча­ра­сын ида­рә итү хо­кук та­нык­лы­гы ва­кыт­лы­ча алын­ган. Та­нык­лык­ла­рын­нан мәх­рүм ка­лу­чы­лар­ның күп­че­ле­Ге - али­мент тү­лә­мә­ү­че­ләр.
- Суд прис­тав­ла­ры фе­де­раль хез­мә­те дә­ү­ләт ав­то­ин­с­пек­ци­я­се ида­рә­се бе­лән бер­лек­тә юл­лар­да ур­так рейд­лар оеш­ты­ра. "Юл прис­та­вы" праг­рам­ма ком­п­лек­сы бу­рыч­лы­ны, тран­с­порт ча­ра­сы­ның дә­ү­ләт тер­кәү са­нын­нан, се­кунд­лар эчен­дә ачык­лап би­рә.
- Ел ба­шын­да бер фи­зик зат­ның 4 мил­ли­ард сум бу­ры­чы бар иде, ул үзен бан­крот, дип, игъ­лан ит­те. Хә­зер дә 120-130 мил­ли­он сум бу­рыч­лы­лар бар. Тү­ли ал­ма­я­ча­гың­ны бел­сәң, банк­лар­дан кре­дит­лар алу бе­лән ма­вык­мас­ка ки­рәк,-дип, ки­ңәш ит­те Эль­ви­ра Ла­ба­шо­ва.

Мәгъ­лү­мат­лаш­ты­ру һәм мәгъ­лү­мат имин­ле­ген тә­э­мин итү бү­ле­ге җи­тәк­че­се Сер­гей За­һи­дул­лин та­ныш­тыр­ган­ча, Суд прис­тав­ла­ры фе­де­раль хез­мә­те­нең Та­тар­стан бу­ен­ча ида­рә­се­нең www.r16fssprus.ru рәс­ми сай­тын­да "Лич­ный ка­би­нет" чы­га­на­гы бул­ды­рыл­ган. Аның аша үзең­нең бу­рыч­ла­рың ту­рын­да бе­ле­шер­гә, га­ри­за тап­шы­рыр­га мөм­кин. Шәх­си ка­би­нет­ка иден­ти­фи­ка­ция һәм ау­тен­ти­фик­ция бер­дәм сис­те­ма­сы (ЕСИА) аша кер­гән­дә яки элек­трон им­за кул­лан­ган­да, шә­хес ав­то­мат рә­веш­тә та­ны­ла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев