Шəhри Чаллы

“Бушлай бирәм” төркемнәре нидән гыйбарәт?

Илһам исемле бер дустым бар минем. Җыен юк бар, вак-төяк кирәкмәгән әйберләр җыярга ярата. Нәрсә генә юк аның өендә. Кирәк булса да җыя, кирәкмәсә дә өенә ташый. Плюшкин дисәң, Плюшкин түгел инде. Ник дисәң, аннан да юмарт кеше юк җир йөзендә. Бурычка биреп тора алмыйсыңмы, дип янына килсәң: "Күпме кирәк?"...

Аш-су остасы булып эшли. Ул эшләгән ресторанга керсәң, түгәрәк кенә бәягә бушлай ашатып, сыйлап та чыгара. Аралашырга да яхшы кеше. Тик менә шул җыен чүп-чар җыюы гына ачуны китерә кайчак. Берсендә шкафтан бер капчык чыгарды бу - бугазына хәтле зажигалкалар белән тутырган шуны. Исем-акылым китте. Кеше сыярлык зур кәчтрүлләр тимер муенса, чылбыр, чыбык-чабык ишеләр белән "мөлдерәмә" тулы.

- Нәрсәгә соң болар сиңа? - дип сорыйм.

- Кирәге чыга аның, - ди.

- Бер капчык зажигалканыңмы?! Көнгә берне яндырсаң да, илле елга җитәчәк бит бу синең.

- Юк ла инде, анысын, болай гына җыям, кызык өчен, - ди дус исе дә китмичә.

Берзаман үлә-бетә эш кораллары җыя башлаган бу. Яшәгән җирендә бүлмәләр тулы җыен чүкеч, пычкы, боргыч, лобзик, дрель, перфаратор, болгарка. Кайсы гына шкафын ачма, дөбер-шатыр эш кораллары ишелеп төшә: ниндидер бору, ямау, тыгу, кисү наборлары. Шкаф эчендә дә шул, өстендә дә, артында да, тумбочкаларда да, тагарак эчендә дә, тартма, эләгән, өстәл асты - барысы тулы тимер-томыр. Арада электр белән эшли торганы да бар, шул ук коралның кул белән бора торганы да алар арасында. Берсендә сорыйм.

- Электр белән эшли торганы булгач, кул белән эшли торганы ни пычагыма кирәк инде сиңа?

- Бушка бит, - ди.

- Ничек инде бушка?

- "Отдам даром" да килеп чыга шулай кайчак...

***

Менә шунда беренче тапкыр "таныштым" мин ул "Отдам даром" белән. Моңа кадәр бушлай сыр тычкан тәбесендә генә була торгандыр, дип уйлап йөри идем. Менә бит коммунизм билгеләре бездә дә сакланган икән.

Социаль челтәрләрдә "Бушлай бирәм" сәхифәсе иң популярлардан санала. Анда нәрсә генә юк. Көнкүреш җиһазлары, гөлләр, балалар киеме, төрле җиһазлар. Киемнәрнең дә төрлесен табарга була: оекбаштан башлап эчке киемнәренә хәтле саталар. Ә юк, ялгыш әйттем. Сатмыйлар, ә бушка бирәләр. Монда сатырга ярамый. Иң төп кагыйдәләрнең берсе шул да инде. Тәкъдим иткән әйберең өчен йә бер тиен дә алмыйсың, йә икенче бер товарга алыштырасың. Асылда, башка бер товар дигәне ул "тәм-томнар".

Ничек шәп төркем, шулаймы?

Бердәнбер ачык авыз - мин генә белмәгәнмен икән әлеге төркем турында. Таныш-белешләргә "велосипед" уйлап тапкан кеше сыман, канатлана-канатлана сөйли башлаган идем, алар инде ул велосипедта биш былтыр "утырып йөриләр" булып чыкты.

- Җүнле әйбер юк анда, - дип йөзен сытты Рәнис исемлесе. - Кешедән калган җыен калдык-постык...

- Син алай димә! - дип каршы киләм. - Илһам шул "Отдам даром"нан алган әйберләр белән ярты өен тутырган, әнә.

Илһам ул безнең уртак таныш. Рәнис аның турында бик яхшы белә.

- Әйтәм, аның акчасыз торганы юк. Кайчан карама кесәсе тулы акча!

- Без синең белән ни кирәксә дә акчага сатып алабыз, ә ул, әнә, кичә генә бушлай ике кәнәфи алып кайтып куйган. Барып күрдем, берничә урында ертылган һәм тап эзләрен санамаганда, менә дигән кәнәфиләр!

- Бушка алып, аннары сатып йөрмиме икән соң ул аларны?!

Шулай көлешеп алдык Рәнис белән. Ә чынлыкта монда җитди уйланырга да нигез юк түгел. Бар микән шулай бушка алып кабат акчага сатучылар? Хәйләкәрләр белән дөньясы тулган бит.

***

"Отдам даром" ның Чаллыдагы төркеме әле өч ел элек кенә барлыкка килгән икән.

- Төркемебез 2014 елдан бирле эшләп килә, - дип сөйли аның администраторы Кристина Лебедева. - Безнең хәзерге вакытта 34 мең "подписчик" бар...

Моннан тыш "Отдам даром" исеме атсында ук тагын бер "көчле" төркем эшләп килә. Анысында "язылучылар" 47 меңгә якын. Чаллыда якынча 500 мең кеше яшәвен истә тотсак, әлеге саннар аз түгел. Сәбәбе нидә? Бушлайга кызыгучылар ник арта? Төрлечә фаразларга була: икътисадый кризис, тормышны алып бару авырлашканнан-авырлаша һәм башкалар. Арада коммуналь хезмәтләр өчен, фатир ипотекаларын түләгәннән соң ашарга да акча калмый дип зарланучылар да бар икән.

- Безнең төркемдә яшәү дәрәҗәсенең начараюы ачыктан-ачык күренә, - ди Кристина Лебедва. - Елдан ел яшәү шартлары, халыкның хәлләре начарлана бара. Ике ел элек белдерүләр аз иде, аның каравы, бөтен кеше дә өендәге артык әйберен башкаларга бушлай биреп җибәрде. Ә хәзер һәр кеше үз товары өчен тиңдәш "бәя" сорый.

Менә сиңа мә! Бушлай дигәннәр иде бит әле. Ә администратор ниндидер "бәя" турында сөйләшә. Тагын алдадылармы инде безне болай булгач?

Юк, алдамаганнар. Бушлай бирүчеләр дә бар. Ә менә күпчелек халык хәзер өендә артык яткан әйберләрен бушлай бирми, ә ниндидер товарга, асылда, азык-төлеккә алыштыра икән. Әйтик, фәлән сортлы он, фәлән брендлы печенье, йомырка, ит һәм башкалар. Мондый юл шулай ук хуплана. Һәр төркемнең үз кагыйдәләре бар. Кайберләрендә кем нәрсә тели, шуны урнаштыра, товар тәкъдим итүчедә чынлыкта бармы ул-юкмы - тикшереп тормаска да мөмкиннәр. Ә кайсыбер администраторлар сайтка куелучы барлык товарны да, шул исәптән, товар иясенең социаль челтәрдәге шәхси битен дә җентекләп тикшерәләр. Һәрбер кешегә билгеле бер кагыйдәләрне үтәү бурычы куела. Нәрсә өчен? Мисал өчен, арада "ялган бит"ләр юкмы - шуны карыйлар. Халык телендә "фейк" дип йөртәләр андый "ялган"нарны. Гариза тутыруның үз махсус тәртибе, таләпләре бар. Әйтик, тәкъдим ителгән товарларның фотолары булу мәҗбүри - һәм башка шуның ише мантыйгы һәркем өчен аңлаешлы булган гап-гади таләпләр.

- Без кулланышта булган, әмма көнкүреш өчен әле яраклы җиһазларга яңа тормыш биреп кенә калмыйбыз, ә әлеге товарларның мохтаҗ кешегә барып җитүен дә контрольдә тотабыз, - дип сөйли төркем администраторы...

***

Яхшылык булган җирдә аның капма-каршысы - явызлыгы да янәшә йөри, дигән бер акыллысы. Изге, яхшы күңелле кешеләрнең беркатлылыгыннан файдаланып, мәкер белән эш йөртүчеләр дә соңгы арада бик ешаеп киткән. Алар арасында төрлеләре бар. Иң киң таралганы: "товар бушка - китереп бирү түләүле" схемасы белән эш йөртүчеләр. Әйтик, диван саталар, ди. Яңа җиһаз алганнар да искеләреннән арыналар - була торган хәл бит. Шикләнергә урын юк кебек. Диваны бик яхшы күренә. Андый диваннарның өр-яңалары 30 мең сумга кадәр бәяләнә. Мондый чакта акчасыз кеше түгел, ә акчалыга да кызыгырлык. "Диван минеке," - дип хуҗасына хат язып җибәрәсең. "Булды, Аллага шөкер, диванлы булдым", - дип күңелдә бии-көлә кошлар сайрый башлаган мизгелдә генә диванны барып алырга кирәклеге ачыклана. Каян алырга? Җәһәннәм тишегеннән! Ниндидер район үзәге, бистә, хәтта Мәскәү, Петербургка кадәр үк барырга туры килмәгәе! Әмма товар тәкъдим итүчеләр шундук синең "хәлеңә керәләр": арзанга гына алып китереп бирү мөмкинлеге дә тәкъдим ителә. Мисал өчен 1000-2000 сумга. Тик акчаны алдан түләү шарты белән. Шулай итеп билгесез бер хисап-исәбәтләргә акчалар китә, ә диван каядыр ярты юлда машина арбасыннан ни сәбәпледер "төшеп кала"...

Төркемдә теркәлүчеләр, билгеле ки, мондый махинацияләр хакында бик яхшы беләләр. Матбугат чаралары аша болар хакында даими рәвештә хәбәр итеп торыла. Шулай да ара-тирә мошенникларның тозагына килеп кабучылар да бар икән.

Икенче бер төркем "алдакчылар" - "Отдам-даром" төркеме аша интернет челтәрендәге үз шәхси сәхифәләренең "ретинг"ын арттыручылар.

- Бу төркем "алдакчы"ларга нигездә 18 яше тулмаган балигъ булмаган яшьләр, яшүсмерләр керә. Боларның мәкерле уйлары юк, бар булган максатлары - ниндидер "уен" да җиңү: дуслар санын арттыру, рейтинг күтәрү. Мондый "шаян" яшүсмерләрне без шулай ук "бан төркеме"нә кертеп "ябабыз", - дип аңлата администратор.

Өченче төр "алдакчылар" - чагыштырмача иң "акыллылары"дыр, шәт. Болар - алыпсатарлар!

Акыллылар, чөнки аларны канун бозуда да гаепләп булмый. Әйе, бер яктан караганда, "кеше өлешенә" керәләрдер кебек. Ә шул ук вакытта яманлап сүз әйтү дә дөрес түгел. Ниндидер начар эш эшләгән сыман хис итмиләр үзләрен. "Үзләре теләп бушка бирәләр бит. Мәҗбүр итүче юк", - дип бәйләнгән кешеләрнең авызларын ябып куялар. Ә иясеннән күчеп, башка берәүнең кулына килеп кергәннән соң, яңа хуҗа ул товар белән алга таба ни кылачак - анысы инде аның үз эше.

Шушы мантыйктан чыгып эшлиләр дә "алыпсатарлар". Бер тартма бананга диван-мазар "сатып" алалар, соңыннан әлеге диван "авито" ише игъланнар сайтында яисә интернет кибеттә түгәрәк кенә бер бәягә яңадан пәйда була.

"Отдам даром" төркемнәренең берсендә шундый чик куелган: аерым бер төр кием-салымны гомуми бәясе 200-300 сумнан артмаган азык-төлеккә алыштырырга була. Көнкүреш җиһазлар өчен чик - 400-600 сум. Шулай итеп, акыллы бер төркем эшкуар "алыпсатарлар" 500 сумга кәнәфи алып, аны 2-3 меңгә сатып, җайлы гына 1500-2500 сумлык керем эшли ала дигән сүз.

Төркем идарәчеләре өчен нәкъ менә соңгы төр "алдакчы"ларның койрыкларыннан тоту авыррак. "Чөнки кеше чынлап та мохтаҗлык кичерәме, әллә шундый хәйләкәр юл белән акча эшлиме - моны күп очракта аеру шактый кыен эш",- ди "Отдам даром" администраторлары.

***

Менә Рәнис белән без дә "Отдам даром" сәхифәсендә товар "иләп" утырабыз.

- Таптыңмы үзеңә кирәкле әйбер? - дип көләм.

- Монда бала чүпрәкләре бар, кирәк түгелме? Йомшак уенчыклар... Син ярата торган, - дип котырта мине Рәнис.

- Бизәнү әйберләре... Ыштаннар ниндидер. Җылы ыштан, юка ыштан... Иске дрель...

- Яз, яз, дрель бирә торган кешегә яз! Илһамга булыр, ул бит эш кораллары җыя.

- Нәрсә дип языйм?

- Миңа бирегез, миңа дрель бик кирәк, диген.

Рәнис язды. Өлгермәдек: "Гафу итегез, сезгә кадәр язып җитештеләр", - дигән җавап хаты килде.

- Оһо, кара нинди шәп диван! Өр-яңа, әле яңа куйдылар. Кәнфиткә алыштыра!

- Яз, яз, ник карап торасың!

Рәнис ашыга-ашыга диван хуҗасына тагын хат язып җибәрде. Өч сүз: "Безгә кирәк диван!"

Җавап килми дә килми. Килде, ниһаять: "Гафу итегез, сезгә кадәр өлгерделәр..." Тагын берничә тапкыр кабатланды бу хәл.

Шунда Рәнис миңа карап-карап торды да:

- Аңладым мин моның хикмәтен, - дип бик эшлекле генә кыяфәт белән әйтеп куйды.

- Нәрсә аңладың?

- Безнең ише ачык авызларга монда бала чүпрәге белән берәрсенең иске ыштаныннан ары бүтән берни дә тәтемиячәк.

- Ник алай? Илһам бит кәнәфиләргә кадәр алып кайтып куйды!

- Аның өчен Илһам кебек булырга кирәктер шул....

- Анысы да дөрес...

Тагын берничә товарга дәгъва кылып карадык әле без. Рәнис уйнап кына ниндидер бер хатынның иске генә бер халатын һәм төймәсе төшкән джинсы чалбарына да "алам" дип язып караган иде. Берничә мизгелдән "шалт" - утыбызны өзделәр. Администратор "кара исемлеккә" тыгып куйды. Артык активлык күрсәттек, булса кирәк: ошатмадылар.

Әмма шулай да төшенкелеккә бирелергә ашыкмадык әле без. Ник дисәң, администраторның сөйләгән сүзләрен яхшы хәтерлибез. Ел ахырында "кара исемлектән" чыгарачаклар безне, Ходай кушып. Менә шунда, бәлкем, бушлай диванлы да булып куярбыз. Бер елдан "тоткынлыктан" азат итүләре дә иҗтимагый мәгънәгә ия икән. Шул рәвешле администраторлар "тормышны өр-яңадан башларга" мөмкинлек бирәләр. Аңлыйлар халыкның мөшкел хәлен. Беркем дә рәхәтлектән "урындыгымны бер литр сөткә алыштырам" дип белдерү биреп утырмый бит. Мәҗбүр булганга шулай язалар. Тәкъдим итүчеләре дә, алучылары да...

Райнур Әгъләметдинов

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: