Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бушлай юридик ярдәм аласыгыз килсә

1.Бушлай юридик ярдәмне кемнәр күрсәтә? "Россия Федерациясендә бушлай юридик ярдәм" турында №324-ФЗ буенча федераль башкарма хакимият органнары һәм аңа буйсынган ведомство учреждениеләре бушлай юридик ярдәм дәүләт системасына керә. 2. Россия Эчке эшләр министрлыгы бушлай юридик ярдәмнең нинди төрләрен күрсәтә? Федераль башкарма хакимият органнары һәм аңа буйсынган ведомство учреждениеләре үз вәкаләтләренә...

1.Бушлай юридик ярдәмне кемнәр күрсәтә?

"Россия Федерациясендә бушлай юридик ярдәм" турында №324-ФЗ буенча федераль башкарма хакимият органнары һәм аңа буйсынган ведомство учреждениеләре бушлай юридик ярдәм дәүләт системасына керә.

2. Россия Эчке эшләр министрлыгы бушлай юридик ярдәмнең нинди төрләрен күрсәтә?

Федераль башкарма хакимият органнары һәм аңа буйсынган ведомство учреждениеләре үз вәкаләтләренә караган мәсьәләләр буенча гражданнарга телдән һәм язма рәвештә хокукый консультация үткәрә.

3. Бушлай юридик ярдәм гражданнарның кайсы категорияләренә күрсәтелә?

"Россия Федерациясендә бушлай юридик ярдәм" турында №324-ФЗ буенча бушлай юридик ярдәм түбәндәге гражданнарга күрсәтелә:

-гаиләләренең уртача кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гражданнар;

- уртача кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк ялгыз гражданнар;

- I и II группа инвалидлары;

- Бөек Ватан сугыш ветераннары;

-Россия Федерациясе Геройлары;

- Советлар Союзы Геройлары;

- Социалистик Хезмәт Геройлары;

- Россия Федерациясе Хезмәт Геройлары;

- инвалид балалар;

- ятим балалар;

- ата-ана кайгыртуыннан мәхрүм калган балалар; шулай ук аларның балаларның хокукларын яклау һәм тәэмин итү белән бәйле сораулар буенча мөрәҗәгать итүче вәкаләтле вәкилләре;

- ата-ана кайгыртуыннан мәхрүм калган балаларны тәрбиягә алырга теләүче затлар (баланы гаиләгә урнаштыру сораулары буенча);

- уллыкка алган балаларның законлы мәнфәгатьләрен һәм хокукларын кайгырту мәсьәләләре буенча бушлай юридик ярдәм өчен мөрәҗәгать итүче уллыкка алган затлар;

- Стационар формада социаль хезмәтләр күрсәтүче оешмаларда яшәүче өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар;

- ирекләре чикләнгән яшүсмерләр һәм аларның вәкаләтле вәкилләре;

- "Психиатрия ярдәме һәм аны күрсәтүдә гражданнарның хокуклары гарантияләре" № 3185-1 Закон нигезендә бушлай юридик ярдәмгә хокуклары булган гражданнар;

- суд тарафыннан хокуклары чикләнгән гражданнар һәм аларның вәкаләтле вәкилләре

- гадәттән тыш хәлләр аркасында зыян күргән гражданнар.

4. Гадәттән тыш хәлләрдә зыян күргән нинди категория кешеләренә бушлай юридик ярдәм күрсәтү каралган?

- гадәттән тыш хәлләрдә һәлак булучының законлы никахта булган ире (хатыны);

- гадәттән тыш хәлләрдә һәлак булучының балалары;

- гадәттән тыш хәлләрдә һәлак булучының ата-аналары;

- гадәттән тыш хәлләрдә һәлак булучының тулы карамагында булган һәм аңардан ярдәм алган затлар;

-гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәсендә сәламәтлегенә зыян салынган гражданнар;

- гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәсендә тулысынча яки өлешчә торак йортын яки башка мөлкәтен, я булмаса документларын югалткан гражданнар;

- РФ субъектлары законнары һәм башка федераль законнар нигезендә бушлай юридик ярдәм алуга хокуклы гражданнар.

Игътибар!

Яр Чаллы буенча Россиянең Эчке эшләр министрлыгы Идарәсендә алда санап үтелгән гражданнарга бушлай юридик ярдәм һәр айның 2 нче сишәмбесендә күрсәтелә. Килүчеләрне беренче катта кабул итү бүлмәсендә 15.00 дән 17.00 гә кадәр көтәләр. Алдан 37-93-09 яки 37-93-21 телефоннары буенча язылу сорала. Кайбер очракларда гражданнар яшәү урыннарында да кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X