Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Бәяләр, кимүгә таба бара

    Игътибар иткәнсездер, соңгы арада кайбер кибетләр иске бәяләрен сызып, яңасын чәпәп куялар. Рубльнең «мускулы» ныгыган саен, азык-төлеккә дә бәя төшә тора. Ел башы белән чагыштырганда, хәзер кибеткә йөрү алай ук куркыныч түгел. Татарстанда азык-төлек бәяләре тотрыклылана бара, ә Чаллыда карабодай бер атна эчендә 10 процентка арзанайган! Республика җитәкчелеге бәяләр мәсьәләсендә...

    Игътибар иткәнсездер, соңгы арада кайбер кибетләр иске бәяләрен сызып, яңасын чәпәп куялар. Рубльнең «мускулы» ныгыган саен, азык-төлеккә дә бәя төшә тора. Ел башы белән чагыштырганда, хәзер кибеткә йөрү алай ук куркыныч түгел. Татарстанда азык-төлек бәяләре тотрыклылана бара, ә Чаллыда карабодай бер атна эчендә 10 процентка арзанайган!

    Республика җитәкчелеге бәяләр мәсьәләсендә кулын һәрчак пульста тота. Узган шимбәдә Татарстан хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титовның чыгышы кәефне күтәрде. Ник дигәндә, берничә ай элек оятсызларча күккә ашкан бәяләр җиргә төшә башлаган икән.

    Росстат күрсәткечләренә караганда, 2015 елның февралендә Татарстан азык-төлекнең минималь җыелмасы буенча Идел буе федераль округы төбәкләре арасында 8 нче урында булган (3427 сум). Иң арзан кәрҗин - Саратов өлкәсендә (3169 сум), ә кыйбатлысы Самарада (3740 сум) ачыкланган. Хәзерге күрсәткечләр буенча, Татарстан алдынгылыкта бара. Бодай оны, 2,5% майлылыктагы сөт, көнбагыш мае, каймак, сыр, йомырка бәясенең очсызлыгы ягыннан без, гомумән, беренче. Николай Титов хисабыннан күренгәнчә, 2015 елның мартында шикәр комына, ипигә, алмага, помидорга бәяләр төшә башлаган. Татарстан кибетләрендә карабодай ярмасы, дуңгыз ите, кыяр, тавык итенең бәясе дә «шиңүгә» таба бар.

    Сыек майның бәясе тиз генә төшмәс әле. «СовЭкон» аналитика үзәгенең башкарма директоры Андрей Сизов аңлатканча, 2014 елда көнбагышның уңышы шәптән булмаган, 2013 ел белән чагыштырганда, 16 процентка азрак җыеп алынган (8,8 миллион тонна).

    Азык-төлеккә бәяләрне тотрыклыландыру максатында, Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы кече ярминкәләрне кабат озайта: бу юлы 11 апрельгә кадәр. Казанда халык сәүдәсе - 9 урында, Чаллыда ике урында уза. Николай Титов билгеләп үткәнчә, ярминкәдә бәяләр кибетләрнекенә караганда 10-50 процентка арзанрак.

    - Бәягә генә түгел, азык-төлек төрлелегенә дә игътибар итәргә кирәк. Үзебездә җитештерелгән продукцияне чит төбәкләрдә дә танытырга кирәк, - диде киңәшмәдә Рөстәм Миңнеханов.

    Чаллының кулланучылар базарында бүлек җитәкчесе Рәйсә Солтанова хәбәр итүенчә, автокалада сыер ите, казылык, тозланган балык, суган, кишер, алмага бәя үссә, югары сортлы он - 2,7 процентка, карабодай - 9,9 процентка, дуңгыз ите - 3 процентка, чәй 5 процентка очсызланган.

    Бәяләрнең хәл-әхвәлен белергә телеп, без «Магнит» гипермаркетына кереп чыктык. Чувашиядән кайтарылган йомырканың дистәсе - 60 сум 40 тиен, үзебезнең «Ак барс» кошчылык фабрикасыныкы да шундый ук бәядән, ә менә Каф артында булып тоелган Төмән шәһәре тавыклары салган йомырканың дистәсе - 58 сум 70 тиен. Сатып алучы Венера апа аларны күргәч, соң, бу бит күгәрчен йомыркасы, дип кеткелдәп куйды.

    - Монда тавык түшкәсенең килосы 104 сум, мин бу кибеткә Казанның Киров районыннан ук киләм, безнең якларда тавыкның килосы - 106 сум, шәһәр буенча 113 сум. Дөрестән дә, соңгы арада кайбер ризыкларның бәясе төште. Әнә, бит кешеләр арба тутырып әйбер ала, ишегаллары машина белән тулган, рәхәт яшибез, - диде Венера.

    104 сумлык тавыш түшкәсе бәясе янына «Җирле товар» дигән язу да беркетелгән. Этикеткасында Татарстанның эзе дә юк, Белгород диелгән. Күрәсең, кемдер мәктәптә географияне начар укыган. Гомумән, Татарстанда җитештерелгән товар дигән язу белән бу кибеттә сатып алучыларның башын катырырга яраталар, күрәмсең. «Чудо» йогуртына «Татарстанда җитештерелгән товар» дигән язу эленсә дә, этикеткасында республика турында ләм-мим. Исеме җисеменә туры килә, мин сиңа әйтим. «Простоквашино» йогурты белән дә шул ук хәл. Товар урнаштыручыларга бу хакта әйткәч, алар «ялгыш элгәннәрдер», дип шул мизгелдә үк язуны кубарып алдылар.

    Ике килолы «Макфа» оны - 68 сум 10 тиен, «Увелка» - 63 сум 30 тиен, «Обычная пшеничная мука» -40 сум 10 тиен. Алманың килосы - 71 сум 20 тиен, әфлисун - 49 сум 90 тиен, кәбестә - 44 сум 90 тиен, бәрәңге - 27 сум 70 тиен. Яшел Үзәннән китерелгән 2,5% майлылыктагы «Российское» сөте - 30 сум 60 тиен, Чувашиянең Ядрин шәһәрендә җитештерелгәне - 28 сум 40 тиен, «Просто молоко» - 30 сум 30 тиен. Яшел Үзән районы Васильево бистәсендә салынган ак ипи - 24 сум 60 тиен, Казандагы өченче икмәк пешерү заводының «Сельский» ипие - 22 сум 50 тиен.

    Шулай итеп, ел башында югарыга үрмәләгән бәяләр хәзер кимүгә таба бара. Яз җитүгә кәеф болай да яхшыра, әмма кесәне сөендерә торган бәяләрне күргәч, кәеф, гомумән, тантана итә.

    Линар ЗАКИРОВ

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: